Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Җәмгыять
7 Октября 2019, 07:10

Нәниләр юл-хәрәкәт әлифбасын белергә тиеш

Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында юл-хәрәкәт кагыйдәләре буенча спектакль күрсәтелде

Русиядә беренче спектакль 1672 елда куела. Ул бик озак бара – тоташ 10 сәгать һәм тәнәфессез!

Шул чордан соң байтак нәрсә үзгәрде, театрга бару, аеруча балалар театрына, үзе бер могҗиза. Ул үз эченә уеннар, танып белү-тәрбия дәресләре, музыка, чагу декорацияләр һәм бик күп кичерешләрне алган, шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында театрлаштырылган тамаша – еш күренеш.

Шушы көннәрдә Туймазы балалар бакчаларында Түбән Кама яшь тамашачы театры артистлары булды. Алар Юл-хәрәкәт кагыйдәләре буенча спектакль күрсәтте. Төп каһарманнар – Гусеница һәм Автомобиль юлы – сабыйларга юлдагы төп законнар турында бәян итте: юл аша кайда һәм ничек, светофорның кайсы төсенә чыгарга, ни өчен автомобиль юлы – балалар уены урыны түгел.

Тамашада нәни хулиган юлга тубын ыргыта. Малайның ваемсызлыгы авариягә китерә – берничә машина бәрелешә, туп шартлый. Артистлар ярдәмендә яшь тамашачылар гади, әмма мөһим сабакны үзләштерде: кагыйдәләр үтәлмәсә, юлларда чын мәхшәр булачак, юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы каза корбанына әверелергә мөмкин.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас