Шимбә, 5 октябрьдә, бөтен республика буенча урамнарны, ихаталарны, скверларны яшелләндерү буенча Башкортстанның 100 еллыгына багышланган күмәк экология чарасы узачак. Торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры урынбасары Николай Ельников сүзләренә караганда, бу көнне 70 меңләп агач һәм 25 мең төп куак утыртылачак.
Районыбызның яшел юрганы меңләгән төп үсентегә, шул исәптән каен, нарат, савыр, миләш, алмагач, шомыртка ишәячәк. Хәзер аларны утырту өчен мәйданчыклар, үсемлекләр алынсын өчен арытабан тәрбия һәм саклык чаралары әзерләнә.
Агачларның иң күбе Иске Туймазы авыл советы биләмәсендә утыртылачак – 20 мең төп нарат бу. “Туймазы урман хуҗалыгы” юрисконсульты Алсу Нәҗметдинова хәбәр итүенчә, өч яшьлек наратлар Бишенде питомнигында үстерелгән. Агач утырту өмәсендә оешма эшчәннәре, мәктәп укучылары, ирекле ярдәмчеләр катнашачак.
Шәһәрдә өч сукмак-аллея утыртылачак. Аларның икесе Комаров урамында – яңа “Солнечный” төбәгендә һәм 6нчы мәктәп янындагы яугир-интернационалистлар һәйкәле янында пәйда булачак – анда алмагачлар урын алачак. Островский урамындагы сукмакны сакура бизәячәк. Яз көне алсу чәчкәгә күмеләчәк декоратив агачларны шәһәр хакимияте сатып алган.