Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Октября 2019, 09:49

Без барыбыз да бер базар даирәсендә

Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең V вак һәм урта кәсеп җыены үтте

Вак һәм урта кәсеп илебез икътисады үсешен, халыкның мәшгульлеген тәэмин итү генә түгел, аның халыкара базарда катнашу өлешен арттыру коралы да ул. Шуңа күрә бүген барлык ШОС һәм БРИКС илләре-әгъзалары шушы тармакка ярдәм күрсәтүгә йөз тота. Шул ук вакытта хәтта төрле кыйтгаларда да эшкуарларның мәшәкать-борчулары бер төрле: акча, квалификацияле алмаш, сәүдә базары. Бу мәсьәләләрне уртага салып хәл итәргә була, шул исәптән бер-берсенең тәҗрибәсеннән файдаланып. Мәсәлән, күптән түгел Уфада үткән ШОС һәм БРИКСның эшлекле җыен мәйданчыкларындагы кебек. Җыенны яктыртуга “Туймазы хәбәрләре” гәзите хәбәрчесе Ләлә Мусина да рөхсәт алды. Аны аеруча гаилә кәсебенә кагылышлы халыкара әңгәмә кызыксындырган.


Дөнья икътисадында гаилә компанияләре эш урыннарының 80 проценткача өлешен оештыра. Бөтен дөнья буенча компанияләр исәбендә алар өчтән ике өлеш тәшкил итә. Бу өлешне арттыру турында “ШОС һәм БРИКС илләре-әгъзалары икътисады үсешен чәмләндергеч буларак гаилә эшкуарлыгы” секциясендә сүз барды.

Русиядә рәсми рәвештә кабул ителгән “Гаилә эшкуарлыгы” төшенчәсе юк. Әмма гаилә кәсебе белән күпләр шөгыльләнә. Димәк, алар өчен дәүләт белән салым һәм үзара документ эшчәнлеген җиңеләйтү юлларын эзләргә кирәк. Кәсеп ияләре очрашуда нәкъ шул хакта бәян итте.

Әлфия һәм Виталий Смирновлар – Башкортстанның Гафури районындагы “Великолепный страус” гаилә фермасы хуҗалары. 2014 елда алар “Эш башлаучы фермер” дәүләт программасы кысаларында грант алган. Мал азыгы әзерләү өчен техника сатып алганнар, тәвә кошын асрау өчен комплекс җиһазлаганнар. Тәвә итен эшкәртү һәм ярымфабрикатлар җитештерү цехы төзегәннәр. Нефтекамадан Гөлназ һәм Олег Гринёвларның кәсебе күп юнәлешле. Алар фитнес-индустриядән башлаган, чөнки икесе дә спорт мас-теры. Башта ике кафе, соңрак металл-профильдән эшләнмәләр җитештерү цехы ачканнар. Аннары Гөлназның күптәнге хыялы тормышка ашкан – бер косметика компаниясе франшизасы буенча бутик ачуга ирешкәннәр.

Эшкуарлар, Русиядәге теләсә кайсы кәсеп иясе кебек, банклардан сыгылмалырак кредит сәясәтенә, салым сәясәтендә йомшаг-рак карашка өмет итә.

– Гаилә эшкуарлыгы – кәсеп башлау өчен өметле-нәтиҗәле юл, аеруча финанс ярдәме һәм залог чаралары булмаганда. Чөнки анда эш ышанычка һәм гаилә әгъзаларының шәхси кызыксынуына таянып төзелә. Моннан тыш, башлангыч өлештә табыш алу чит кешеләр белән берләшүгә караганда беразга чигерелергә мөмкин, – диде Казагыстан Рес-публикасыннан ШОСның Эшлекле Советы программасы җитәкчесе, реклама-сәнәгать компаниясе хуҗасы Зарина Җансеркеева, гаилә эшкуарлыгының уңай якларын билгеләп. Аның гаилә империясе компанияләр төркеменнән гыйбарәт, аларның һәркайсын туганнары җитәкли.

– Яхшы белем алган балаларыма кайда да булса эшләргә кирәк булгач башланды бу. Әмма тәҗрибәсез белгечне кем эшкә ала? Гаилә компанияләре берьюлы берничә мәсьәләне хәл итә: гаиләнең финанс мөстәкыйльлеген тәэмин итү; остазлык һәм буыннан буынга тапшыру; үсеп килүче буынны эшкә җәлеп итү; тотрыклы предприятиеләр булдыру, – диде ул.

Казагыстанда да, Ру-сиядәге кебек, “гаилә кәсебе” төшенчәсе юк, эшкуарлар уртак нигездә эш алып бара. Әмма анда дәүләттән саллы ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, кәсепне аякка бастырган чорда кредит 6% өстәмә белән бирелә, кайберәүләргә исә хәтта 2%, шул ук вакытта залог тәэминаты таләп ителми. “Гади әйберләр икътисады” программасы шулай эшли, ул казагыстанлылар көн саен кулланган азык-төлек һәм сәнәгать товарлары җитештерүне үстерүчеләргә ярдәм итә. Ягъни, берьюлы мөһим бурыч үтәлә – чит илдән кергән җәмәгать әһәмиятендәге азык-төлек үзләренекенә алыштырыла. Сыйфатлы азык, кием-салым, аяк-киеме, җиһаз, көнкүреш техникасы эчке базарны гына баетып калмый, милли, азык-төлек хәвефсезлеген шактый ныгыту мөмкинлеге бирә.
Читайте нас