Кандракүлдә кирпеч белән тышланган 80 квадрат метр мәйданлы борыс йорт янган. Аның хуҗалары – олы яшьтәге кешеләр бу вакытта өйдә була. Алар тышка чыгарга өлгерә, милкен коткара алмый. Янгынны Туймазы шәһәре, Кандра һәм Николаевка авыл советлары янгын сүндерү бүлекләре сүндерүгә карамастан, йорт утырып яна.
Матди зыян күләме, янгын сәбәпләре ачыклана.
Игътибар: янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, көнкүрештәге электр җиһазларыннан файдаланганда хәвефсезлек техникасын санга сукмау һәм балаларның ут белән шаяруы. Сак булыгыз!