Туймазы урманчылыгы урманчысы Александр Советников бу тармакта 15 еллап эшли инде, аның карамагында – Югары һәм Түбән Троицкий биләмәләре.
– Нишләп бу һөнәрне сайладыммы? – дип уйга кала ул минем сорауны ишеткәч. – Үзем туып үскән Түбән Троицкий авылы урман эчендә утыра. Балачактан тирә-яктагы һәр сукмак таныш миңа. Мәктәптә аттестат алгач, әти күңелем яткан һөнәрне сайларга киңәш итте.
2003 елда “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы” белгечлеге буенча Уфа урман-техника техникумын тәмамладым, аннары бер ел Урал дәүләт урман-техника университетында укыдым. Дөрес, соңыннан гаиләмә бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә өйгә кайтырга туры килде.
Туймазы урман хуҗалыгының иң зур бу биләмәсендә 2004 елдан бирле эшлим. Мәйданы 26,8 мең квадрат метр тәшкил итә.
– Сезнең бурычлар нидән гыйбарәт?
– Сез урманга килеп кергәч, урман эшчәннәре эшчәнлеген искә дә алмассыз, мөгаен. Әмма игътибар беләнрәк карагыз. Менә сез урман юлына тап булдыгыз. Урман корылышы вакытында ясалган булган ул. Шуның ише юллар ярдәмендә урманнар үзенчәлекле дүртпочмак “квартал”ларга бүленә. Аларда төрле токымлы, төрле зурлыктагы, төрле яшьтәге агачлар “яши”. Бу мәгълүматларны карта-планшетларга күчерәбез, шулар ярдәмендә төбәктә юнәлеш сайлау, урман әзерләү өчен кирәкле биләмәне табу, үсентеләрне тәрбияләү эшен планлаштыру, урман байлыкларыннан рөхсәт ителгән куллану күләмен ачыклау кулайрак.
Моннан тыш, ел саен биш гектаргача ылыслы агачлар утыртабыз, янгыннарга юл куймау өчен минераллы ызаннар ерабыз, чистарту-яшәртү өчен агач кисәбез, халык ихтыяҗлары өчен урман бүләбез, утырту-чәчү өчен орлык җыябыз. Менә бүген дә иртәннән алып аяк өсте мин. Хәзер минем биләмәдә Русиянең бер урман эшкәртү предприятиесе өчен урман әзерләүче бер бригада эшли. Эш җитәрлек – хәзер урманнарны ясалма тергезү өчен туфрак әзерләү белән шөгыльләнәм, урманнарны табигый тергезүгә дә игътибар зур.
– Браконьерлык һәм урманны законсыз кисү очраклары еш буламы?
– Булгалый. Урман әзерләүчеләрнең барысын да йөзгә таныйм. Ят урман кисүчеләргә тап булсам, бу хакта кичекмәстән полициягә хәбәр итәм. Штраф билгеләргә, аларны тоткарларга хакым юк. Шуңа күрә арытабан хокук саклау оешмалары вәкилләре катнашлыгында эш итәм. Соңгы законсыз кисү минем тарафтан күптән түгел Ярмәкәй районы чигендә ачыкланды.
– Урманда берәр серле яки әкияти хәл-вакыйгага тарыганыгыз юкмы?
– Биредә иң хәвефлесе – елан һәм талпаннар. Шүрәле, урман ияләре очраганы булмады. Аның каравы, кыр кәҗәләре, пошилар, бурсык һәм селәүсен, төлке һәм куяннар күргәнем бар. Бервакыт урман кисүчеләр бригадасы эргәләренә НЛО төште дип ышандырырга тырышты. Дөрестерме, юкмы, әйтә алмыйм, – дип елмая Александр.
– Сезне, урман хуҗалыгы эшчәне буларак, нәрсә борчый?
– Агач утырту, утауга чыгу, урман кисү өчен кеше табып булмый. Намуссыз бәндәләр чыгарган чүп өемнәре җанны әрнетә. Минем карамакта Шумилов шарлавыгы урнашкан. Әмма халык матурлык белән генә хозурланып калмый, чүп калдыра, учак яга, агачларны сындыра. Булдыра алганча шушы байлыкны сакларга тырышабыз. Мондагы урманнар кадерле миңа. Көчемнән килгәндә, аларны сакларга тырышачакмын.