Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 12:27

Сезнең ихатада ниләр бар?

Гәзитебез хәбәрчеләре шәһәр ихаталарын барлады


Редакциягә гәзит укучыбыз Эльза Сөләйманова мөрәҗәгать итте:

– Кичә Комаров урамындагы 43нче йортта кунакта булдык. Яңа төбәк, йорт та иске түгел, балалар атынгычлары исә эшкә яраксыз. Берсенең утыргычы кыйшайган, калганнары шыгырдый. Мин шушы йортта яшәсәм, бала-чаганы күрәлмәс дәрәҗәгә җитәр идем: иртәдән кичкә кадәр шушы шыгыр-шагырны тыңласаң, акылдан язуың бар!

Без шундук шәһәрнең балалар мәйданчыклары буенча рейдка чыгып киттек.

Иң элек Эльза хәбәр иткән ихатага сугылдык: ул хаклы иде. Бу атынгычта атынырлык түгел (1нче фото).

Бу хәлгә “Беркут” җәмгыяте директоры урынбасары Айрат Фазлыев аңлатма бирде:

– Балалар мәйданчыкларын атнага ике тапкыр тикшерәбез – дүшәмбе һәм җомга. Комаров урамындагы 43нче йортта яшәүчеләрдән ихатадагы атынгычка карата бер дәгъва да булмады, әмма без озакка сузмый барысын да тәртипкә китерәчәкбез. Моннан тыш, ел ахырына кадәр балалар мәйданчыгын киртәләячәкбез, күптән түгел Островский урамындагы 38нче йорт ихатасында шулай эшләдек.

Бу җәйдә Островский урамындагы 28а йортында яшәүчеләр шундый киртә корганнан соң балалар мәйданчыгы капка-

сын күчерүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Без аны шундук эшләп куйдык, – дип дәвам итте Фазлыев. – Быел безнең карамактагы дүрт ихатада балалар өчен яңа уен җиһазлары пәйда булды: Комаров урамындагы 43нче, Урманчы Морозов урамындагы 8нче йортлар ихаталарында атынгычлар урнаштырдык; “Яшьләр” төбәгендәге 22нче йорт ихатасында таучык, Луначарский урамындагы 33нче йорт ихатасында алты урынлы бөтерчек-атынгыч барлыкка килде.

Шушы ук урамдагы 41нче йорт ихатасында “Жилремсервис” идарәче компаниясе вәкилләре атынгычны төзәтә иде – подшипнигы сафтан чыккан. Берничә көннән соң әлеге адрес буенча кабат барып килдек, әмма атынгыч элеккечә кыйшайган һәм тотрыксыз (2нче фото).

Аннары ФНМ төбәгенә юл тоттык. Чапаев урамының 28нче йорты янындагы балалар мәйданчыгында берничә ай элек урнаштырылган атынгычка бала-чага менәрлек түгел. Пыяла заводының элекке хезмәткәре, 80 яшьлек Ханә Исләмова тынгысыз җан, бу уңайдан йорт идарәсенә дә, гәзит редакциясенә дә мөрәҗәгать иткән. Хатаны озак тотмый төзәткәннәр – моңа шәхсән инандык.

“Күтәрелә аласызмы?” – дип сорадык Көньяк урамының 50б йорты ихатасында туп типкән малай-шалайдан. Турникка асылынып (ихата саен булсын иде алар!), дүртенче мәктәпнең бишенче сыйныф укучысы Камил Әхмәтшин мускуллары нык-лыгын күрсәтте: “Кичә биредә рекорд куйдым – тугыз тапкыр күтәрелдем!”.

Балаларның уен һәм спорт мәйданчыгыннан кала, биредә хәтта воркаут мәйданчыгы да бар.

Мәйданчыклар күз явын алырлык, әмма урнаштыргач, аларны күздә тоту да зарур. Комаров урамындагы 50нче һәм 50б йортлары ихатасында урнашкан спорт мәйданчыгына да игътибар итәргә кирәк, балалар футбол тибә анда. Коймасы җимерелгән. Кунакханә артындагы шундый ук спорт мәйданчыгында өч үсмер-футболчы белән аралаштык. Футбол уйнау өчен искиткеч урын, әмма капкадагы челтәр сыйфатсыз диделәр, тиз сафтан чыга, берничә тапкыр ремонтлаганнар инде. Чыдамрагы кирәк – биредә җитди ир-егетләр футбол уйный ич.

Берничә ел элек балалар мәйданчыкларын барларга чыгып киткәч, Чапаев урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр белән сөйләшү истә калган. Бу ихатадагы бала-чаганың тормышы бөтенләй күңелсез булган! Хәзер исә биредә уен мәйданчыгы да, кулларны ныгыту өчен корылмалар да бар. Төрле яшьтәге төркем шат. Алар арасында дүрт яшьлек кызын иярткән яшь әни Фидалия Якупова да йөри. Алар Нөркәй авылыннан шәһәргә әбисе белән бабасы янына кунакка килгән.

– Шәһәр бала-чагасына рәхәт, – ди ул. – Безнең авылда Мәктәп урамында шундый матурлык булмавы кызганыч. Әмма без уен өчен Җегетәктәге кебек урын җиһазларга хыялланабыз. Халык чәмле анда, балалар мәйданчыгы төзергә карар иткәннәр дә, төзеп тә куйганнар. Без алардан кимме әллә!

“Яшьләр” төбәгендәге 23нче йорт ихатасында виноград сырган күшек астында Диләрә Хәмидуллина белән Рима Емельянова утыра.

– Тугызынчы ел яшибез биредә. “Яшьләр” төбәгендә уңай үзгәрешләр җитәрлек. Моңа шәхсән инанабыз. Ихатада балалар мәйданчыгы урнаштырдылар: таучык, атынгыч, комлык, баскыч бар. Сабыйларның әти-әниләре алар күрше йортлар ихаталарында да барлыкка килер дигән өметтә кала.

Мичурин урамындагы 17, 17а йортлары ихаталарында уен шәһәрчеге һәм спорт мәйданчыгы өчен биләмәне төзекләндерү буенча “Башкортстан ихатасы” программасы кысаларында күләмле эш бара.

“Импульсстрой” җәм-гыятенең төзекләндерү инженеры Рима Гыйниятуллина сүзләренә караганда, биредә бордюрлар урнаштырылган, вак-таш түшәлгән, тигезләнгән, асфальт җәясе һәм тәэминатчы – “Экон” җәмгыятенең балалар ихатасы корылмаларын кайтарасын көтәсе генә кала – аны октябрь ахырларына вәгъдә итәләр.

Борынгы заманнан калган тимер корылмалар урынына балалар өчен заманча мәйданчык пәйда булсын дисезме? Берләшегез, төбәк тәкъдимнәрен хуп-лау программасына ку-шылучыларның тәҗрибәсен өйрәнегез. Кул кушырып утырмагыз!

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: