Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 13:02

Италия егетенең... Райман маҗаралары

“Приключения итальянцев в России” фильмын ялгышып язганнар дип уйлый күрмәгез. Һич ялгышу түгел

“Приключения итальянцев в России” фильмын ялгышып язганнар дип уйлый күрмәгез. Һич ялгышу түгел.

Иртәгәдән көн бозыла дигәч, туган-тумача, ду килеп, Райманга, сеңлекәшләрнең бәрәңгесен алырга җыелдык. Без килеп җиткәндә олысы-кечесе ындырга чәчелеп, бәрәңге казый, чүпли иде. Ул да булмый, араларында ят кеше барлыгын чамаладык. Кем булса да булыр, Алланың рәхмәте, ярдәмләшергә килгән.

Яннарына барып җитеп, исәнлек-саулык сорашкач, егетебезнең дә кем булуы ачыкланды. Тадам! Италиянең Гандино шәһәреннән Франческо Персико. Ни чыкса, сездән чыга диярсез. Чып-чын италияле. Туймазы 8нче мәктәбенә Халыкара мәктәп укучылары белән алмашу программасы буенча килгән икән бу балакай безнең якларга. Бәрәңге чүпләвенә караганда, гомер буе шушы Райманда туып үскән дип уйларга була. Гәзитне укып барган булсагыз, чит илдән килгән балаларны шәһәрдә яшәүче гаиләләр кабул итә. Франческоны кодаларыбыз сыендырган булып чыкты. Менә шундый маҗаралы бәрәңге алу булды бу. Яңгыр ява башлау сәбәпле, эш төгәлләнмәде, әлбәттә. Әмма безнең ир-егетләр белән бер табын артына утырып, тәмләп токмачлы аш, ярып пешерелгән бәрәңгене бик яратып ашады италияле. Кайтырга җыенгач та, мөлаем елмаеп, һәркем белән кул бирешеп чыкты. Маладис! Уңышлар сиңа, Франческо. Франческо белән бергә Туймазыга аның якташы Кьяро исемле кыз һәм Төркиядән Халид тә килгән. Кем белә, язган булса, аларын да очратырбыз, бәлки.
Айгөл ӘХМӘТҖАНОВА.
Читайте нас в