Йөзләгән кеше кай арада тату хорга берләшә ала? Ватанга тугрылык һәм яраткан җырлар турында сүз барса, 20 минут җитә. Данлыклы генерал Миңнегали Шайморатов истәлегенә оештырылган күмәк флешмоб раслады моны.
Бөек Ватан сугышы елларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе якташыбыз җитәкчелегендә Доннан Эльбага кадәр кимендә дүрт мең километр үтә. Алышларда үзен күрсәткән өчен 15 тапкыр Югары Баш командующий Иосиф Сталин тарафыннан фәрманнарда билгеләнә. Шәйморатовка атап шул заманнарда җыр иҗат ителә. Беренче тапкыр ул 1942 елның мартында яңгырый, аны Габдрахман Хәбибуллин башкара.
Үткән атна ахырында (элекке стиль буенча 15 августта) комдив Шәйморатовның тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Бөтендөнья башкортлар корылтае флешмоб оештырды, аңа туймазылылар да кушылды.
Батырлар сукмагында үткән чарага шәһәребезнең 130лап кешесе – мәктәп укучылары, артистлар, педагоглар, хәбәрчеләр, мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Алар “Шәйморатов генерал җыры”н башкарып, чыгышларын видеога яздырды һәм аны җәмәгать челтәрләрендә урнаштырды.
Республика чарасы йом-гаклары буенча туймазылылар “Күмәклек өчен” бүлегендә билгеләнде. Якташыбыз, музыкант Альберт Исмаил бу җырны ялгызы башкарып, заманча, үзенчәлекле чыгышы өчен бүләкләнде. Җиңүчеләргә “Ватан” этно-паркында (Уфа) грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Шунда ук тагын бер күмәк флешмоб үтте: өч меңләп кеше биш чатлы йолдыз рәвешендә тезелеп, “Шәйморатов генерал” җырын башкарды.
Туймазыда флешмобны район Хакимиятенең мәдәният бүлеге, “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясе, районның Башкортлар корылтае башкарма комитеты оештырды.