Кешеләр депутат янына мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтер дигән өмет белән барды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе озак еллар торакка чиратта торуын, әмма өй котлатуның һаман чигерелүен бәян итте. Төзелештә өлешләтә катнашып, алданган өч кеше акчасын кайтаруда булышуны үтенде. Шулай ук кешеләр инвалидлык һәм җир биләмәсенә документлар, мирас хокукын рәсмиләштерү уңаеннан мөрәҗәгать итте. Кайберләре суд юлын еллар буе таптый, эш исә урыныннан кузгалмый.