Узган җомгада шәһәр хакимияте янында купшы киенгән ир-егетләр һәм хатын-кызлар күзгә чалынды. Биредән үтеп барган урта һәм өлкән яшьләрдәге кешеләр, адымын акрынайтып, элекке танышларын очраткан кебек, аларның йөзенә текәлеп карады. Шулай булмыйни, бу көнне биредә үткәндә туган төбәге тарихын язган – шәһәр хакимиятен җитәкләгән, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре булган кешеләр җыелды. Аларны карт гвардия дип атарга тел әйләнми – ветераннарның күзе һаман очкынланып яна, тормыш турындагы сөйләшүләр юк-юк та хуҗалык эшләренә күчә.
Очрашу сәбәбе дә саллы – алар “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” юбилей медаленә тәкъдим ителгән. Үзенең остазлары һәм хезмәттәшләренә Хөкүмәт бүләген район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тапшырды, аңа шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин ярдәм итте.
Зур булмаган җыелыш залында алма төшәр урын да юк иде. “Бүләкләү өчен Пётр Федотович Иванов чакырыла”, – дигән сүзләр яңгырый – озак еллар бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводын, 90нчы елларда шәһәребез хакимиятен җитәкләгән кеше трибунага таба атлый.
– 1997 елдан мин Туймазыдан читтә эшләдем. Әмма биредәге хәл-вакыйгалардан һәрвакыт хәбәрдар булдым, – диде дулкынланган ветеран. – Яхшы эшләрне күреп сөендем, нәрсәдер барып чыкмаса, көендем. Дөресен әйтәм, сөенгән чакларым күбрәк булды. Шушы чорда шәһәр бик нык үзгәрде, үсте, күркәмләнде. Башкача мөмкин дә түгел – туймазылылар эшли белде һәм әле дә белә.
Пётр Федотович бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының әлеге җитәкчеләре тапшырган бүләккә Хөкүмәт бүләгеннән кимрәк шатланмагандыр, мөгаен. Предприятие архивын актарган завод хезмәткәрләре Ивановның байтак еллар элек эшләнгән портретына тап була. Аны бүләк белән бергә тапшырдылар. “Күрегез әле, ничек “текә” булганмын!” – диде Иванов.
Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы – озак еллар нәтиҗәле хезмәт күрсәткән кешеләр. Мәсәлән, ветераннар советы рәисе һәм районның Мактаулы кешесе Адунис Фазуллинның эш стажы – 48 ел. Туймазы техника-барлау бюросының элекке җитәкчесе Миңнефәридә Дәүләтшина аңардан өч кенә елга ким эшләгән. Әмма җыелучылар сүзләренә караганда, ул аны куып басачак әле: ханым бүген дә статистика бүлегендә эшли.
Шәһәр биләмәсе советы сәркатибе Нәфисә Нәгыймова да эшен һәм яшьләрнең остазы булуын дәвам итә. Фәһемле киңәшләре һәм түземлелеге өчен хезмәттәшләре һәм дуслары рәхмәт сүзләрен җиткерде аңа. Күптән түгел генә ЗАГС бүлегенең баш белгече булган Галина Гущинага да җылы сүзләр күп әйтелде, шәһәр халкы аны яхшы хәтерли.
Бу кешеләрнең һәркайсы шәһәр һәм районның иҗтимагый-икътисади үсешенә зур өлеш керткән.