Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2019, 12:29

Туймазыда яшь сайлаучыларга күнегү залларына абонемет тапшыралар

Туймазы татар драма театрында урнашкан 2974нче сайлау участогы ачылып, бер сәгать үтүгә 53 кеше тавыш бирергә өлгергән

Туймазы татар драма театрында урнашкан 2974нче сайлау участогы ачылып, бер сәгать үтүгә 53 кеше тавыш бирергә өлгергән. Көн дәвамында биредә 2267 сайлаучыны көтәләр.
Руслан Хисаметдинов сайлау участогына иртүк килгән. Бер карарга килгәнче, республика Башлыгы вазифасына дәгъва итүче һәр кандидатның программасы белән таныштым, ди ул. Үзенең карары тормышыбызның барлык өлкәләрен дә яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәр дигән өметтә кала егетебез. Участок комиссиясе рәисе Рим Хәйруллин яшь сайлаучыга тренажер залына абонемент тапшырды.
Әйткәндәй, бүген 15.00 сәгатькә кадәр тавыш биргән кимендә ике мең яшь сайлаучының шундый мөмкинлеге бар. Кулдан ычкындырмагыз, әле вакыт бар.
Регина Миһранова
Читайте нас: