- Сайлауга бару мәҗбүри. Бу безнең төп бурычыбыз, - ди Нәзифә Җәвәт кызы. - Без Башкортстаныбызның, Русиянең киләчәген хәл итәчәк кешене сайлыйбыз. Битараф калырга ярамый, чөнки төбәк Башлыгы халык өчен, тормышыбызны яхшырту өчен эшләячәк. Минем өчен сайлау – бәйрәм, концертлар, матур чаралар, сайлауга килгән замандашлар, шәһәрдәшләр, дуслар белән аралашу ул. Сайлау халыкны берләштерә. Сайлауга киләчәккә якты өметләр, ышаныч баглап барабыз.