Олы яшьтә булуына карамастан, Гөлсемҗамал апа илдәге сәяси хәл-вакыйгалардан хәбәрдар. Сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә тартма белән аның өенә килде. Туймазы районының ак әбие бюлетеньне үзаллы тутырды.
- Сайлаудан калганым юк. Элек участокка үзем бара идем, хәзер яшь сиздерә. Сугышның бар михнәт-ачысын татыган кеше буларак, мин тыныч тормышта яшәргә, халыкларның үзара дус-тату булуын телим, - диде ул. - Республика халкы сайлаган җитәкче зирәк булсын, халык өчен эшләсен.