Уфа шәһәренең 111нче сайлау участогында матур гаилә пары - республиканың халык артисткасы Рушана Бабич һәм кинорежиссер Булат Йосыпов тавыш бирде. Алар сайлауны беркайчан да калдырмауларын, сайлау участогына яхшы кәеф белән, киләчәккә яхшы өметләр баглап килүен хәбәр итте.