2019 елның 15 августыннан җәмәгать челтәрләрендә Бөтен дөнья башкортлары игълан иткән Шәйморатов флешбомы бара. Аңа Әскар Әбдразаков, Элвин Грей, Ринат Рамазанов ише танылган җырчылар, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре, республиканың, Русиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүчеләр кушылды. Флешмоб 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чарага туймазылылар да кушылды. Туймазы үзәк мәдәният һәм ял паркында Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган флешмоб үтте. “Туймазы хәбәрләре” редакциясе мондый күмәк чарадан читтә калмады, әлбәттә.