Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2019, 12:46

Дөнья “алтын”ына юл мәктәп спорт залыннан башлана

Район Хакимияте башлыгы спортчылар һәм тренерлар белән авыл мәктәпләрендә көрәшне үстерү мәсьәләсен тикшерде

Район Хакимиятендә билбаулы көрәш буенча халык-ара ярышларда җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләрне тәбрикләделәр. Спортчылар, көрәш федерациясе вәкилләре, спонсорлар, тренерлар киләчәктә районда спортның шушы төрен үстерү, аның федерациянең “Спорт көрәшен – Башкортстан Республикасы мәктәпләренә” сынау проектында катнашуга әзерлеген тикшерү өчен чакырылды. Бу проект БР Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тәкъдиме белән икенче сулыш алды.

Төрле авырлык төркемнәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья Кубогы җиңүчеләре Айнур Сыртаев белән Рәзил Шәбиевка республика җыелма командасына эләгү өчен байтак көндәшен җиңәргә туры килде. Авыл егетләре Русия беренчелегендә җиңде һәм илебезнең җыелма командасы исәбендә Литвада дөньяның 20 иленнән җыелган спортчылар арасында лаек чыгыш ясады.

Үзбәкстанда үсмерләр арасында дөнья беренчелегендә 4нче мәктәптән Эрик Фәезов, Айнур Локманов һәм Аделина Гәрәева көмеш һәм бронза медаль яулады. Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов спортчылар һәм аларның 2нче спорт мәктәбеннән тренерлары Ринат Еникәев, Тәлгать Шәрифуллинга рәхмәт хатлары тапшырды.

Ярышлар химаячысы Илфир Миңнебаев (3нче төзелеш фирмасы) һәм Әбүзәр Мөхәмәдиевка (“ТуймазыФрут”) җылы сүзләр әйтелде. Алар тиз арада сәфәр өчен акча бүлде һәм егет-кызларга Туймазының көрәшчеләр мәктәбен дөнья аренасына чыгару мөмкинлеге бирде.

– Мин көрәш түгәрәге алып барган 4нче мәктәптә 1700 бала укый, спорт залында урын юк, – ди Тәлгать Шәрифуллин. – Анда атучылар да, чаңгычылар да, баскетболчылар да шөгыльләнә. Кичкә биредә кимендә 60 укучы җыела, андый шартларда эшләү мөмкин түгел.

– 2нче спорт мәктәбендә бер генә келәм, үсмерләр өчен тагын берәү кирәк, – ди тренер Ринат Еникәев. – Өстәмә спорт укытучылары ставкасы да комачауламас иде.

– Көрәш федерациясе, тренерлар, аларның тәрбияләнүчеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре киләчәктә спортның шушы төрен үстерүгә дәүләт ярдәменә дәгъва итү хокукы бирә, – диде район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Күптән түгел бездә булып киткән республика Хөкүмәте вәкилләре белән Туймазыда билбаулы көрәш үзәге оештыру турында сөйләштек. Бу сез санап үткән мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.

– Гомуми белем бирү мәктәпләрен-дә көрәш күнегүләрен махсус ролл-матлар ярдәмендә арттырырга мөмкин, – дип өстәде “Туймазы-Арена” боз сарае директоры Тимур Галләмов. – Алар Илчембәт һәм Кәкребашта нәтиҗәлелеген күрсәтте. Тиз җыелалар, физкультура дәресләренә комачауламыйлар. Аларны федерациянең “Спорт көрәшен – Башкортстан Республикасы мәктәпләренә” сынау проекты кысаларында сатып алыначак җиһаз исемлегенә кертсәң начар булмас иде.

– Республика Хөкүмәтендә Туймазы районында өч көрәш тренеры ставкасы кертү мәсьәләсен кузгаттык, шул исәптән сынау проекты кысаларында грек-рим көрәше буенча, – дип җавап бирде Айдар Суфиянов. – Әле көрәш биш гомуми белем бирү мәктәбендә кертелгән, киләчәктә янә сигез мәктәптә оештыру күздә тотыла. Авылда да көрәшчеләр әзерләүне киңәйтү зарур.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: