3 сентябрь,Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә, Уфада көндезге сәгать бердә “Башкортстан” дәүләт концерт залы каршында “Без террорчылык золымына каршы” чарасы үтте. Бу чарада кимендә 300 кеше, шул исәптән дәүләт хакимияте вәкилләре, башкаланың уку йортлары студентлары, ирекле ярдәмчеләр, республиканың милли-мәдәни, тарихи-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.