Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ясно
Җәмгыять
2 Сентября 2019, 06:51

Типографиягә «игелекле сәяхәт»

Туймазыда инвалид балалар өчен «Минем белән ял ит» республика чарасы кысаларында кунакларга гәзит басу эшен күрсәттеләр

Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән байтак бала гомерен кабык эчендә үткәрә, урамга бик сирәк чыга. Алар дөньяны ничек бар, шулай – төрле төсле, мавыктыргыч итеп күрә алсын өчен Уфада дүртенче ел инде “Минем белән ял ит” җәмәгать чарасы үтә. Аның ярдәмендә аз хәрәкәт итүче балалар төрле предприятиеләргә экскурсияләргә чыга. Кайберләре аэропортта булып, самолётларны күрү бәхетенә дә ирешкән хәтта.

Быел бу чарага янә берничә шәһәр кушылды, шул исәптән Туймазы да.

Елена Мөхәмәтҗанова Уфада махсус курслар үтте, чара кураторы итеп тәгаенләнде һәм Иске Туймазыда беренче “игелекле сәяхәт” оештырды. Авыл мәдәният йортында иҗат коллективының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ул көнне балалар спектакль карады, урманда яшәүче хайваннарга да юл-хәрәкәт кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген белде, алар өчен уеннар һәм осталык дәресе үткәрелде. Икенче “игелекле сәяхәт” тә озак көттермәде.

Узган атнада балалар (алар арасында кәнәфидә утырган кыз да бар иде) мәгълүмат-нәшрият үзәге типографиясендә гәзит басу эшен карады. Экскурсовод сыйфатында басучы Рузил Мөҗипов һәм “Туймазы хәбәрләре” гәзите фотохәбәрчесе Андрей Лашков чыгыш ясады. Балаларга иң иске басма машина һәм яңа агрегат (анда төсле басмалар әзерләргә мөмкин) турында бәян иттеләр. Балалар китап төпләү цехында да булды, анда китаплар “җыялар”.

“Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясе урнашкан икенче катка күтәрелергә балаларга ирекле ярдәмчеләр – 7нче мәктәпнең “Импульс” ирекле ярдәмчеләр отряды әгъзалары ярдәм итте. Барысы да җыелыш залында урнашты. Елена Александровна балаларны бөгәрләнгән кәгазьдән эшләнмәләр ясау техникасы белән таныштырды. Балалар ата-аналары белән кәгазь, җилем һәм гади каләм ярдәмендә открыткалар бизәгәндә фотохәбәрчебез кунаклар өчен экскурсия башланыр алдыннан төшергән фотоларны чыгарды. Ихатага чыккач исә бергәләп истәлеккә фотога төштек һәм безнең мәгълүмат үзәгеннән бүләкләр тапшырдык.

Ата-аналар, берсен-берсе уздырып, киләсе “игелекле сәяхәт” уңаеннан тәкъдимнәрен кертте: “Кызганыч, шәһәребездә курчак театры юк. Бәлки, безне татар драма театрының сәхнә артына кертерләр? Янгын бүлегенә бару да яхшы булыр иде... Балаларыбыз өчен гадәттән тыш хәлләрдә исән калу дәресләре үткәреп булмас микән?”

Бөтен серне дә ачып бетермибез, әмма Елена Александровна өченче сәяхәткә әзерләнә башлаган да инде...

Венера АШИРОВА.

Читайте нас