Шушы көннәрдә японнарча чын “соклану”кичердем. Карап-карап торып та, сокланып туялмау була инде бу. Күңелеңдә исә шатлык артканнан-артып, сине тагын берничә көн дәвамында илһамландырып торачак әле.
Торак бистәсендәге Аксаков урамында бер тыныч ихатада тигез акланга юлыктым. Анда малай-шалай өзелми, иртәдән-кичкә кадәр туп тибә алар. Бу көнне акланны дүрт оныгы белән Фәйрүзә Газизуллина үз иткән иде: Егорга – 2 яшь тә 7 ай, Валериягә – 4, Максимга – 7, Индирага 8 яшь. Әби оныклары яклаган капкага туп тибә иде. Шаяру-көлүләре бөтен тирә-якка яңгырый: “Нәнәй, тип әйдә!” – дип кычкыралар.
Әйткәндәй, бу искиткеч әбине кыш көне шәһәрнең ял һәм мәдәният паркында чаңгыда еш күрәм. Җәй көне исә ул оныклары өчен футбол уеннары оештыра. Замана балаларына хәрәкәт һәм саф һава җитми, дип исәпли Фәйрүзә. Шуңа күрә гвардиясен ешрак тышка алып чыгарга тырыша.
Шуңа өстәп, оныклар белән аралашу һәм кочаклашулар күңел төшенкелегеннән иң яхшы дәва икән. “Төшенкелек? Моның нәрсә икәнен дә белмим мин!” – дип яңгыртып көлә әбекәй. Һәм тупны тибеп җибәрә. Соңгысында әби оныкларын барыбер җиңә алды!