Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 12:29

Иркен һәм үпкә-рәнҗешсез

Кандрада тар ихата юллары, машина калдыру мәйданчыклары киңәйтелә, юллар ремонтлана

...Нефтьчеләр урамындагы 12 һәм 14нче йорт ихаталары авыл дәваханәсе тирәсендә урнашкан. Иртә саен ихата эчендәге машина калдыру мәйданчыгы дәвалау оешмасына килүчеләрнең автомобильләре белән тула. Бер якка да үтмәле түгел.

— Без баш күтәрмибез, аңлыйбыз: халык табибларга ярдәм сорап килә, – ди күпфатирлы йорт советы рәисе Мөршидә Икъсанова. – Әмма автомобильләр күплегенә түзәрлегебез дә калмады. “Башкортстан ихаталары”нда катнашу ихата эчендәге юлларны, машина калдыру мәйданчыкларын киңәйтү мөмкинлеге бирүен белгәч, шушы программага эләгү өчен бар тырышлыгыбызны салдык. Булдырдык. Балконнан иртәдән кичкә кадәр бригада эшен күзәтәбез. Яхшы эшлиләр, дәгъваларны шундук игътибарга алып, төзәтәләр.

Юллар белән Туймазының “Стройгарант” оешмасы шөгыльләнә, авыл бала-чагасының моңа кадәр булмаган спорт һәм балалар мәйданчыклары өчен җиһазны башка төбәк осталары әзерли. Мәйданчыклар урнаштыру һәм кору өчен урын әзер инде.

Шушы йорт ихаталарында урам яктырткычларын үзгәртеп кордылар: фонарьларны күчерделәр, яктырткычларны ут-диодлыга алыштырдылар. Юл эшләре төгәлләнгәч, яңа эскәмияләр, чәчәклекләр өчен киртә, шушы программа кысаларында сатып алыначак чүп контейнерлары урнаштырачаклар. “Башкортстан иха-

талары” програм-масын тормышка ашыруга кимендә 9 миллион сум бүленгән.

Авылның башка урамнарында да чокыр-чакырлар кимегән. Соңгы ике елда биредә 6,24 километр юл төзекләндерелгән. Шушы көннәрдә Кандрага Ярмөхәмәт авылы яклап килгән юлның мәшәкатьле өлеше тәртипкә китерелгән. Аның озынлыгы 530 метр.

Чапаев, Тельман, Крупская, Салават Юлаев, Тынычлык, Шоссе, Матросов урамнарында да яңа асфальтлы урыннар очрый. Тоташ алганда кимендә 200 квадрат метр чокырлар сипләнгән.

Гагарин (Больница тыкрыгы чатыннан Шоссе урамына кадәр) һәм Ленин (11нче йорттан Тельман урамына кадәр) урамнарында яшәүчеләр дә

озакламый ремонтланган юлларга сөенәчәк.

Быел шулай ук Коммунистлар, Елга, Заовражная, Бакча, Көнчыгыш урамнарында да

аеруча уңайсыз урыннар күтәртеләчәк. Бу эш төбәк заказы кысаларында башкарыла – быел бу максатта 9 миллион сум бүленгән.

Шушы көннәрдә Нефтьче-ләр урамындагы аллеядә дә эш кайный. “Стройгарант” предприятиесе һәйкәл һәм пьедесталларны яңарта. “Альянс-энерго” яңа яктырт-кычлар урнаштыра, аннары юл түшәмәсен ремонтлауга керешәчәкләр, чүп савыт-лары һәм утыргычлар урнаш-тырачаклар. Бу җәмәгать биләмәсен яңарту “Кулай шәһәр мохите тәэмин итү” программасы кысаларында тормышка ашырыла, бәясе кимендә 5,7 миллион сум. Биләмә башлыгы Рил Рәфыйков аңлатуынча, сукмакны төзекләндерү киләсе елга дәвам итәчәк. Моның өчен кандралылар проект әзерләгән, алар аның белән киләсе елга да шушы ук программага эләгергә тырышачак.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: