Кандра авылы урамнарында яктыркычлар үзгәртеп корыла
Республиканың тышкы яктырту системаларын яхшырту программасы кысаларында быел шәһәрдә һәм районыбызның 18 авыл биләмәсендә кимендә 21 млн сумлык эш башкарылачак. Аның 19 миллионын республика бүлсә, кимендә 2 млн сумы – муниципалитетныкы.
Акчаның байтак өлеше – тугыз миллион сумлап Туймазы шәһәре урамнарында яктырту сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк. Акча аеруча Кандра, Гафуров, Собханкул авыл советларына күп бүленгән – һәркайсына кимендә 1 млн сум, Түбән Троицкийга чак кына азрак. Калган биләмәләр дә берничә йөз мең сум алачак. Эш бар җирдә дә башланган инде, кайбер авыл советларында исә хәтта төгәлләнүгә табан бара.
Мәсәлән, Кандра авылын урап чыккач, без берничә – Тынычлык, Салават Юлаев, Тельман урамнарында иске яктырткычларны ут-диодлыга алыштыруларын искә алдык. Энергияне янга калдыручы бу яңа корылмаларның хезмәт итү вакыты элекке буын лампаларыныкыннан өчләтә артык – 50 мең сәгать димәк. Моннан тыш, ут-диодлы яктырткычлар яктылык агымын тигез сирпи, бу исә күз күремен яхшырта һәм турыдан-туры юллардагы хәвефсезлек дәрәҗәсенә тәэсир итә.
Тагын берничә урамда иске тимерчыбыклар СИПка (изоляцияле мөстәкыйль тимерчыбык) алмаштырыла – бу исә хәвефсезлекне һәм урам яктырткычлары сыйфатын арттыру мәсьәләсе. Гомумән, 136 яктырткычны һәм кимендә 2,3 километр тимерчыбыкны алыштыру күздә тотыла.
— Беренче чиратта без җәмәгать-мәдәният-көнкүреш объектлары булган урамнарда эшлибез, – дип аңлата биләмә башлыгы Рил Рәфыйков. – Республика программасы ярдәмендә Нефтьчеләр урамының да бер өлешендә яктырткычлар пәйда булды, алар анда элек бөтенләй юк иде.
— Монда хәзер уңайлы. Без хәтта кич белән йөрергә чыга башладык, – ди Нефтьчеләр урамында яшәүче Рәзимә Маннанова.