Аркадий Гайдар исемендәге балалар савыктыру лагеренда чемпионнар белән күнегү үтте...
Лагерьда ял итүче малайлар һәм кызлар иртәнге зарядкага чыгып тезелде. Бу юлы тән язу үзенчәлекле булды – ул “Йолдыз белән зарядка” төбәк чарасы кысаларында үткәрелде. Аны “Бердәм Русия”нең партия проекты кысаларында “Алга, Башкортстан!” хәрәкәтенә кушылган яшьләр оешмалары үткәрде.
Музыкага кушылып, лагерьда ял итүчеләр белән бергә күнегүләрне көрәшчеләр Айнур Локманов, Эрик Фәизов, Аделина Гәрәева башкарды. Алар шушы көннәрдә билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегеннән көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты. Яшьләргә атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре – 67 яшьлек Хафиз Газизов та кушылды.
— Зарядканы көн саен ясарга кирәк, иртәңне ничек башласаң, көнең дә шулай үтәчәк. Баш яхшы эшли башлый, кан әйләнеше җайга салына. Һәркайсыгызга сәламәтлегегезне күздә тотарга, мускулларны күнектерергә киңәш итәм, – дип үгет-нәсихәт яудырды Айнур һәм, зарядканы чәмләнеп ясаган ун яшьләр чамасындагы малайга күз ташлап, өстәп куйды, – шул исәптән кызларга да ошар өчен!
Балалар сабырсызланып инде 14-16 яшендә ярты илне гизеп чыккан, чит илләрдә булып кайткан, анда Русиянең спорт чикләрен яклаган спортчылар белән аралашырга теләде. Әмма башта – зарядка! Аның каравы, соңыннан әңгәмә дә кордылар, автографлар тараттылар, чемпион белән фотога төштеләр.
Чараның максаты – балаларга дөрес юл сайларга ярдәм итү, алар спортны, сәламәт тормыш рәвешен үз итсен. Үсмерне уңышлы спортчы үрнәгендә илһамландыру, чәмләндерү – иң отышлысы!
Эстафета йолдызын туймазылылар Ярмәкәй районына тапшырды. Озакламый ул Уфага әйләнеп кайтачак – төбәк чарасы кысаларында ул анда апрельдә старт алды һәм республикабызның барлык шәһәрләре буенча сәфәргә чыгып китте.