– Гафуровта яшәгәндә әни өй тирәсендә үрмәгөл, бәрхет гөл чәчә иде, – дип сөйли Комаров урамындагы 31а йортында гомер итүче Рифгать Кадыйров. – Ул заманда авыл халкы өчен ят күренеш иде бу. Аның гадәте миңа да күчте. Кайда гына яшәсәм дә, чәчкә утыртырга тырышам.
Тормыш иптәше Лена Сабит кызының да үзе яшәгән теләсә кайсы даирәне яшеллеккә күмү гадәте балачактан килә. Яшь чакта уртак мавыгуы кавыштыргандыр да аларны, мөгаен. Иңгә-иң кырык ел атлый алар хәзер.
Комаров урамындагы йортка җитмешенче еллар башында күченгән алар. Ул вакытта икесе дә “Химмаш” заводында эшләгән. Балконнарын, бакча биләмәсен шау чәчкәгә күмү өстәмә эш түгел, юаныч ул алар өчен.
Бүген Кадыйровлар бакчасында күпьеллык һәм берьеллык төрле-төрле дистәдән артык чәчкә үсә. Йорт балконында да бихисап күп алар.
– Чәчкәләргә берөзлек-сез сокланырга була. Алар теләсә кайсы биләмәне бизәү өчен отышлы. Шуңа күрә аларга вакыт та, көч тә кызганмыйбыз, – ди Лена Сабит кызы.
“Чулпан” төбә-гендә яшәүче Ольга Закирова чәчкәләр дөньясына байтак еллар элек килеп эләккән. Ул вакытта Туймазыны яшелләндерү белән шөгыль-ләнгән торак трестының яшел төзелеш бүлегендә эшләгән. Үзенең табигать почмагын Ольга Геннадьевна 90нчы еллар ахырында үз йортына күченгәч иҗат итә башлаган. Шуннан бирле биләмәнең өчтән бер өлешен үсемлекләр били. Хәтта быелгы салкын җәйдә дә йорт янында гүзәллек иҗат иткән.
– Башта чәчкәләр генә үстердем, – дип сөйли Закирова, – аннары аларның тиз чәчәк атып бетүеннән кәеф кырыла башлады. Гел яшел утыручы үсемлекләргә күчтем.
Гаилә әгъзалары Ольганың мавыгуын хуплый. Кызы Алинә флорист булып эшли. Әнисенә бакча карарга ярдәмләшә.