Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 12:33

“Саня, кадерлем!..”

Гадәттә Һава-десант гаскәрләре көнендә Ермалаевлар гаиләсендә бабаларының дембель альбомындагы фоторәсемнәрне карыйлар.

Гадәттә Һава-десант гаскәрләре көнендә Ермалаевлар гаиләсендә бабаларының дембель альбомындагы фоторәсемнәрне карыйлар. Ул вакытка бирешми – 60 яшендә дә Александр Васильевич шаянлыгын, эшкә мөкиббәнлеген җуймый. “ВДВчылар бәладә калдырмый!” – аның өчен тормыш нигезен тәшкил иткән сүзләр бу. Бар нәрсәгә дә кагыла ул. Хәзер, юлда машина туктатучыны күреп, кешеләр үтеп китә. Кемдер шөрли-шикләнә, икенчеләренә битарафлык идарә итә. Ермалаев ҺӘРВАКЫТ автомобилен бәлагә тарыган машина янында туктата: “Ярдәм кирәкмиме, энекәш?” Югалып-каушап калган шофёрга читкә китеп торырга кушып, фонаригы белән яктыртып, машина эченә “чума” һәм санаулы минутлар эчендә техникага җан өрә.

Туган авылы Никитинкадан ул гомерендә бер тапкыр читкә чыгып киткән – Тула өлкәсендә армиядә хезмәт иткән. Кайткач, гаилә корган. Үз куллары белән йорт салып кергән. Анда һәркемгә җылы һәм уңайлы булган. Олы йөрәкле кеше иде ул, ә кем ярата – шуның йөрәге чәчәк ата. Өлкәннәр сүзе бу. Александр Васильевич хатынын саклаган, зарланмаган, тәүлегенә өчәр сәгать йоклаган һәм бар җиргә дә өлгергән – эшкә китәр алдыннан хәтта Кандракүлгә барып кайту җаен да тапкан. Иртән Нина Николаевнаны кухняда яңа тотылган балык көткән – өлкән Ермалаевтан күчтәнәч. Аның мәхәббәте барысына да җиткән – уллары Сергей белән Евгенийга да, киленнәре Татьяна белән Ольгага да, сеңлеләре Нинага, Валяга, Любага. Һәм, әлбәттә, оныкларына. Алар өчен йорт ихатасында балалар мәйданчыгы төзегән. Аларны иркәләгән, эшкә өйрәткән.

Җир ихтирам-хөрмәт таләп итә – моңа да бабалары өйрәткән. Анда нәрсә дә булса үсүен телисеңме? Башта ярат, җаның-тәнең белән берек. Шуңа күрә оныклары эшсезлектән ботак сындырмый, акландагы чәчәкләргә дә кагылмый – кешеләрне сөендерсен әйдә. Бабалары белән бергәләп урманда җиләк җыялар, гөмбәгә йөриләр.

– Ирем гел эштә булгач, биатай ярдәм итте, – дип сөйли килене Ольга. – Мин – балалар стоматологы. Декрет ялыннан соң эшкә чыгасы килде. Башка берәү булса, тавыш куптатыр иде, әти бу юлы да каршы төшмәде. Валерияне балалар бакчасына илтте, алып кайтты. Сәгать кебек.

– Әтинең мине машина йөртергә өйрәткәне хәтердә, – дип сөйли Татьяна. – Текә тауга менәргә һәм төшәргә мәҗбүр итте. Аңардан бер генә тупас сүз дә ишетмәдем, киресенчә: “Курыкма, булдырасың!” – дип илһамландыра иде.

Ул безне гел кайгыртты. Һәркайсыбызны тораклы итү өчен бар тырышлыгын салды. Оныкларының да киләчәген хәстәрләде. Рәхмәт укып, аны җылы сүзләр белән искә аласы гына калды.

Александр Васильевич 40 ел бер предприятиедә – “Транснефть-Урал” җәмгыятендә технология транспорты һәм махсус техника цехында, Собханкул линия-сәнәгать диспетчер станциясе участогында эшләгән. Грамоталарының очына чыкмалы түгел, БРның атказанган нефтьчесе дә, җитмәсә. Диспетчерларның берсе Александр Васильевичны иң яхшы шофёр дип йөртә. Автобус булсынмы, КамАЗмы – аңа бөтен техника буйсына. Эшкә беренче булып килергә ярата. Башта техниканы тикшереп чыга, аның белән сөйләшә – тимер дә үзенә уңай мөнәсәбәт таләп итә. Цехта иптәшләреннән хәл-әхвәл сораша, балыкка баруын искә төшерә, дәлил – фоторәсемне күрсәтә. Шунда берәрсе авыр сулап: “Саша абзый, балык ашыйсы килеп китте!” – дип куйса, икенче көнне тотып китереп бирә.

Аның өчен кешегә ярдәм кулу сузу сулар һава кебек гадәти хәл була. Һәрвакыт яшьләрне үз канаты астына сыендыра, белгәнен уртаклаша. Аның ышанычлылыгы, тынычлыгы, фидакарьлеге җәлеп итә. Янында һәрчак яхшы буласы килә. Шуңа күрә аны хаклы ялга озаткач, цех бушап калгандай тоела. Җырдагы кебек – “синсез җирләр бушап калды”.

Эшендә тимер-томыр белән булышуы җитмәгән, өендә дә тик тормый. Гаражында автосервис оештыра. Күршесе яки бер белмәгән кеше килеп ярдәм сорый: “Кардан шакылдый. Кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, нәтиҗәсе юк”. Саняның исә тоемлавы көчле һәм куллары алтын. Техниканы килеп алганда, ул кабат конвейердан төшкән кебек була. Кардан да тавыш-тынсыз. Халык игътибар итә: нәрсә генә эшләмәсен, нәрсәгә генә кагылмасын, барысы да яхшырак эшли башлый.

Юбилееннан соң ике ай ял итә. Ничек дисезме? Сеңлесенә мунча күтәрә. Уенчыктай килеп чыга ул – якты, уңайлы. Календарьга күз сала: “Озакламый ВДВ көне... Безнең көн, егетләр!..” Көн бик кызу була. Александр Васильевич чираттагы машинаны төзәтергә керешә (сипләп бирүен үтенәләр). Сөткә барып килә – гомерендә башкарган соңгы эше була бу. Үзе өчен түгел, башкалар хакына.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: