Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 12:30

Медаль ияләренә – премия, җиңел атлетчыларга – хыялдагы стадион

Халыкара балалар уеннарында катнашучылар белән матбугат конференциясе үтте

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов спорт вакыйгасында катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары, дзюдо буенча көмеш медаль иясе Данил Миңнегуловка һәм бронза медаль иясе Шамил Гыймадиевка, аларның тренеры Марсель Хәбировка акчалата премия тапшырды.

Суфиянов сүзләренә караганда, районда сис-темага ярашлы киләсе Халыкара балалар уеннарына әзерлек башланган инде. Районның матди-техника спорт хуҗалыгын ныгытуга акча бүленәчәк. Сүз стадионны, “Олимпиец” комплексын үзгәртеп кору, Серафимовкада бассейнлы физкультура-спорт комплексы төзү турында бара. Егет-кызларыбызның җиңүгә омтылышын арттыру өчен тренерлар кытлыгы, спорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре хәл ителәчәк. Моннан тыш, районда Хакимият башлыгы карары белән спортчыларны һәм аларның тренерларын аерым казанышлары өчен акчалата чәмләндерү каралган.
Читайте нас: