Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 12:02

Башкаларга ярдәм кулы сузып, үз-үзеңә ярдәм итәсең

Туймазының ирекле ярдәмчеләре халыкара һәм бөтенрусия җыеннарында катнаша

Замана яшьләре турында ни генә сөйләмәсеннәр, өлкән буын вәкилләре кебек үк алар өчен дә кешелек төшенчәләре мөһим. Югыйсә, меңләгән яшь кешенең төрле өлкәләрдә гаять зур эш башкаруын һәм моның өчен рәхмәт тә көтмәвен ничек аңлатасың.

Туймазыдан Эмиль Ряпусов белән Анастасия Якунова – саллы тәҗрибәле ирек-ле ярдәмчеләр. Эмиль берничә ел инде юридик колледж карамагында “Хокук мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе”ндә эшли, Анас-тасия беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча ирек-ле ярдәмчеләр хәрәкәте оештырган.

Тагын да күбрәк кешегә ярдәм итү мөмкинлегенә ия булу өчен алар, грант оту һәм аны эшчәнлеген киңәйтү максатында файдалануны өмет итеп, төрле яшьләр җыенында катнаша.

Күптән түгел Эмиль халыкара “Байкал-2019” җыенында катнашкан. Монголия, Чехия, Австрия, Кытай һәм Русиядән килгән 550 вәкил белән беррәттән Башкортстан исеменнән чыгыш ясаган, районыбызның төпкелдәге авылларына чыгып, хокукый ярдәм күрсәтү проектын тәкъдим иткән. Кызганычка, егетебез грант ота алмаган, әмма, аның сүзләренә караганда, зур тәҗрибә туплаган.

– Күңелем төшмәде, чөнки һәр җыен – белем уртаклашу, фикердәшләр белән аралашу, шәхси үсеш ул, – ди Эмиль. – Өстәвенә, халык-ара дәрәҗәдәге спикерлар ярдәме белән мин проектыма төзәтмәләр керттем һәм хәзер киләсе җыенда катнашырга әзерләнәм.

Анастасия – булачак табиб, ул медицина колледжында укый. Кыз мәктәптә өлкән сыйныфта укыганда ук ирекле ярдәмче булган, төрле юнәлештә эшләгән. Хәзер ул үз проектын әзерләгән һәм аны бөтенрусия “Фикерләр биләмәсе” яшьләр мәгариф җыены хөкеменә чыгарган. Анастасия укучыларга һәм студентларга һөнәр сайлауда ярдәм итәргә тели. 11нче сыйныфта ул булачак һөнәрен сайлау алдында калган, һәм бу мәсьәләне бик күпләргә хәл итәргә туры килүен аңлаган. Гадәттә, кеше эшчәнлек даирәсен сайлаган очракта да, белгечлек сайлау авыр. Кыз яшьләр өчен мәктәп оештырырга ниятли, ул үзеңне табарга, һөнәри сыйфатларны үстерергә, үз эшеңнең остасына әверелергә ярдәм итәргә тиеш. Ул да грант отмаган, аның каравы, туган шәһәрендә ирекле ярдәмчелек башлангычында проектын тормышка ашыру фикере белән канатланган.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: