Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2019, 11:43

Районда спорт кластеры булачакмы?

Шушы көннәрдә районда эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын үтәүче Михаил Киреев булып китте.

Шушы көннәрдә районда эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын үтәүче Михаил Киреев булып китте.

Туймазы районы Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән бергәләп ул янгын гарнизоннарына барды, төбәк коткару хезмәтендә булды, бердәм диспетчер хезмәте эше белән танышты, янгын гарнизоны махсус транспортының техника торышын бәяләде.

Аннары Михаил Юрь-евич “Туймазы-Арена” боз комплексы биналарын карады, 1нче интернат-мәктәптә һәм үзәк мәдәният һәм ял паркында булды, “Спартак” стадионын үзгәртеп кору һәм “Олимпиец” спорт комплексын ремонтлау барышы белән танышты.

Район яхшы спорт инфраструктурасына ия һәм күпсанлы туймазылы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Шуңа күрә очрашу вакытында Киреев белән Суфиянов биредә спорт кластеры оештыру мәсьәләсен тикшерде.
Читайте нас: