Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль 2019, 12:09

Без – бер нәселдән

«Бу заводта әти-әни эшләгән, хәзер энем белән без хезмәт салабыз», – ди «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыяте хезмәткәре Оксана Кузьмина

Сәнәгать тәэминаты хезмәтеннән башка завод сулар һавасы булмаган организм кебек. Яисә тамырлардагы кан кебек – кемгә ничек ошый. Үзегез уйлап карагыз – матди-техника бүлегенең җиде хезмәткәре дәү һәм катлаулы завод эшен бар кирәк-ярак – скрепка һәм кнопкадан алып, буяу, агач һәм металлга кадәр тәэмин итә. Шуңа өстәп, ир-атлардан торган бу бүлектә Оксана Кузьмина – бердәнбер гүзәл зат вәкиле.

– Нәрсә сатып алабыз дисезме? Чимал, буяулар, төзелеш материаллары, язу-сызу кирәк-ярагы, көнкүреш химиясе, махсус кием... – дип санап китә ул. – Зур сәнәгать предприятиесенә барысы да кирәк!

Рәсми телдәге төшенчәне карасак, “Матди-техника тәэминаты бүлеге – сәнәгатьне тиешле чимал белән тәэмин итүгә юнәлтелгән бүлекчә эшчәнлеге ул”. Коры сүзләр артында – кечкенә коллективның зур хезмәте. Бер яклап, складларның юк-бар белән тулуына юл куймаска, икенче яклап, “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” заводының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәк. Димәк, төпле акыллы тәэминатчыга ныклы хәтерле, игътибарлы, җентекле булу, тиз карар кабул итә белү зарур. Оксана Кузьмина бу сыйфатларга тулысынча ия.

Завод белән язмышын 2008 елда, исәп-хисап бүлегенә урнашкан мәлдән бәйләгән ул. 2011 елда аңа матди-техника тәэминаты бүлегендә инженер вазифасын тәкъдим итәләр.

– Эшем җиңеләймәде, – ди ул. – Шулай да уңдым дияргә була. Акыллы җитәкче һәм яхшы коллективтан. Моңа исә күп нәрсә бәйле. Кайбер җирдә шулкадәр киеренке мохит була, зур хезмәт хакы да ярдәм итми. Бәхетемә, андый хәлгә тарырга туры килмәде.

Эшебезнең асылы: хакы һәм сыйфаты тәңгәл килгән иң яхшы товарны эзләп табу. Эшебез тынгысыз – бер көннән, бер атнадан соң нәрсә кирәк булачагын алдан белеп булмый. Мәсәлән, көтмәгәндә түбә тишелгән, аның өчен чимал кирәк. Теләсә ниндиен алырга ярамый – төскә, үлчәмгә карата катгый таләпләр бар.

Көннәр бер-берсенә охшамаган: бүген бер эшләнмә чыгарабыз, иртәгә икенчесен. Димәк, төрле үзәкләр һәм җыелмалар таләп ителә. Барлык заказлар да шәхси һәм монда ялгышуларга юл куелырга тиеш түгел. Кечкенә хата җибәрелсә дә, абруйга зур зыян килергә мөмкин. Заказ бирүчегә буяуның сыйфатсыз булуын һәм кабат буярга кирәклеген аңлата алмыйсың. Ул моны тыңлап та тормаячак.

Бүлекнең һәр хез-мәткәренә таләп ителгән чимал җыелмасы беркетелгән. Оксана Юрьевнаның эшчән-легендәге бер юнәлеш – агач чималы.

– Агач кабинет ремонтлау яисә әзер продукция өчен тартма әзерләү өчен кирәк булырга мөмкин, – дип дәвам итә Кузьмина. – Һәр очракта чималга карата – агачның төре, сыйфатына төрле таләпләр куела.

– Димәк, сез агачны балтачыдан да оста аера беләсез?

– Нәкъ шулай!

Кузьмина үзен бәхетле дип исәпли. Аның күркәм йорты, яхшы эше, сөекле әти-әнисе бар. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?

– Заводта әти-әнием хезмәт салган, әнием 36 ел эшләгән биредә. Хәзер энем белән мин эшлим. Менә шундый династия без.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: