Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2019, 11:45

Биредә смартфон кирәкми

“Кандракүл” мәгариф-савыктыру лагеренда яңа смена башланды

Балалар лагере капкасы артында Балачак яши. Бер мәшәкатьсез, бер кайгысыз ул: Кандракүлдә су чәчрәтеп кинәнә, бал исе аңкыган үләндә җәйри.

“Кандракүл” лагеренда тәрбияләнүчеләр биредә үткәргән һәр минуттан кинәнсен өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Зур булмаган биләмә, бер торак бина, өйдәгедәй тәмле аш һәм сменасына нибары 70 бала – нәкъ шуңа лагерьга беренче тапкыр баручыларга аны тәкъдим итәләр.

Лагерьда эшләүчеләрнең максаты – баланың ялын онытылмаслык итү. Моның өчен лагерь начальнигы Данис Фәррухшин һәм аның урынбасары Аида Хисаева ел саен яңа мавыктыргыч программа уйлап таба. “Маҗаралар вакыты” – быелгы җәйге смена шулай атала.

– Маҗаралар һәрвакыт күңелле һәм файдалы, – ди Данис Рим улы. – Уйнап һәм каршылыкларны җиңеп, балалар дуслаша, бер-берсенә ярдәм итәргә, изгелек белән явызлыкны аерырга, командада эшләргә өйрәнә.

Лагерьда һәр көн мавыктыргыч үтә. Төп юнәлеш – сәяхәт, шуңа күрә балалар төен бәйләргә, төбәктә юнәлеш сайларга өйрәнә, рафтта (кабартылган көймә) йөзә, күршедәге “Яшьтәш” лагеренда бау полигонында күнегә. Мәдәни программа да калышмый – педагоглар җитәкчелегендә балалар спорт, вокал, бию белән шөгыльләнә, гитарада уйнарга һәм медиа-проектлар әзерләргә өйрәнә, театр-лаштырылган тамашалар оештыра. Быелгы җәй кояшлы көннәре белән артык сөендерми, әмма бу очракта җитәкчеләрнең “Б планы” бар: мавыктыргыч квестлар, спорт ярышлары, кич утырулар бинага күчә. Күңелсезләнеп, смартфонга чумып утырырга вакытлары юк балаларның.

Саф һавадагы чәмле уеннар аппетитны да яхшырта. Лагерь пешекчеләре көненә биш тапкыр тәмле һәм файдалы ризык белән сыйлый, көн саен тазә җиләк-җимеш һәм яшелчә, ит һәм балык, сөт ризыклары бирелә. Биредә тәүлек әйләнәсенә медицина хезмәткәре кизү тора, беренче көннәрдә кече тәрбияләнүчеләр сагына башласа, психолог ярдәмгә килә.

Баласын “Кандракүл”гә җибәргән әти-әниләргә борчылыр сәбәп юк. Алар теләгән вакытта лагерьның инстаграмм-аккаунтына кереп, баласының иминлеген үз күзләре белән күрәлә: анда көн саен лагерь тормышы турында тулы видеохисап урнаштырыла.

Биредәге игелекле мохит – вожатыйларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Коллективны җентекләп сайлыйлар, иң мөһиме – балаларны ярату һәм аларга карата хәстәрлекле мөнәсәбәт.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас: