Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2019, 12:01

Алга – “Патриот”ка!

7-13 августта "Кандракүл" табигать паркы биләмәсендә 10-17 яшьлек балалар өчен “Патриот” тарих-археология һәм “Юнармеец” хәрби-ватанга тугрылык лагерьлары эшләячәк.

7-13 августта "Кандракүл" табигать паркы биләмәсендә 10-17 яшьлек балалар өчен “Патриот” тарих-археология һәм “Юнармеец” хәрби-ватанга тугрылык лагерьлары эшләячәк. Мәктәп балалары, колледж студентлары туган як тарихын өйрәнәчәк, район биләмәсендә гражданнар сугышы корбаннары җирләнгән урыннарны эзләү, төзекләндерүдә катнашачак, музейларга барачак. Лагерь программасында 10 августта булачак 1943 елгы алышны тергезү һәм “Кандара” ныгытмасын эзләү каралган.

Җентеклерәк белешү өчен телефоннар: 7-99-36, 8-937-340-99-51 яисә адрес: Туймазы, Октябрь мәйданы, 1, 18нче кабинет.
Читайте нас: