Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 13:41

Иреңне яратасыңмы? Балык кармаклауны да үз ит

Сез кайсы бәйрәмгә мөкиббән?

Сез кайсы бәйрәмгә мөкиббән? Яңа ел, туган көннәр, әллә 8 Мартмы? Безнең гаиләдә исә иң мөһим бәйрәм – Балыкчы көне. Туй кебек – өч көн билгелибез без аны. Җәйге балык кармак-лауга исә ярты ел алдан әзерләнә башлыйбыз.

Ни өчен дисәгез, тормыш иптәшем – балыкчы минем. Балыкчылык «канына сеңгәннәр» токымыннан. Ул һәркайда һәм һәрвакыт балык кармаклый – күлләвектә дә тотарга мөмкин. Ел саен балык кармаклау мизгеле ачылуга без, дәррәү кубып, табигать кочагына чыгабыз. “Без” дисәм дә, ирем тәкъдиме бу, әзерлек һәм җыену да тулаем аның өстендә. Мин исә аның мендәр һәм юрганнарны күбрәк алуын гына кайгыртам. Максатым – шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә, тынычлык белән хозурланып, туйганчы Куприн һәм Бунинны уку.

Ирем берничә көн алдан җыена башлый – үзебез белән аласы азык-төлек һәм кирәк-ярак исемлеген төзи, кибетләргә чыгып, барысын да сатып ала. Әзерлек өлешендә иң мөһиме – балык тоту кирәк-яраклары. Миңа калса, күпчелек хатын-кызга хас булганча, ыргагы булган теләсә нинди озын таяк та кармак инде ул. Тора-бара балыкчылык сәнгатенә кагылышлы белемем тирәнәйде һәм киңәйде. Әлбәттә, балыкчылар кибетенә бергә йөрүбез дә сәбәпче моңа. Аннары бәясе яхшы зәркан эшләнмәгә тиң чүп-чарның атамасын ничек хәтереңдә калдырмыйсың инде!

Балыкчы кирәк-ярагы белән гаражыбыз шыплап тулган. Теләсә кайсы мавыгу кебек, балыкчылык та шактый чыгым таләп итә. Шуңа өстәп, балык яхшы капкан сулыклар гадәттә өйдән шактый еракта була. Балыкчылыкка киткән акчага көн саен уылдык белән кызыл балык ашарга булыр иде, минемчә.

Шулай итеп, балыкчы кирәк-ярагы әзер: кармак саплары җайлап кына – тубусларга, һәр ыргак һәм алдавыч аерым тартмаларга салынган, өстәмә ыргак, батыргычлар, кармак җепләре, җимнәр махсус савытларга тутырылган. Бер елга җитәрлек бензины белән моторлы көймә багажник һәм машина эченә урнаштырылган. Көр күңелле ирем соңгы биштәрләрне урнаштырып йөри. Миңа аңлашылмаган тагын бер нәрсә – юлга иртә таңнан кузгалу. Таң атмас борын торып килгән кешеләрне кызганып, балык яхшырак кабадыр инде, күрәсең.

Машина шыплап тутырылган, алдагы утыргычка чак кереп утырам. Үз алдыма сөйләнәм: “Ахыр заман җитсә дә куркыныч түгел – балыкка ярты фатирны төяп китәбез”.

Барып җиткәнче йокымны туйдырып, тамак ялгап алам. Ирем машинаны бушата, чатыр кора, каударланып, кармакларын сүтә, беренче кармагын салырга ашыга. Күзләрендәге очкыннар яхшы таныш миңа. Комачауламыйм, табын корам. Озакламый беренче җиңү авазлары ишетелә һәм мин мал табучыны мактарга ашыгам. Аның тантана итүе миңа да күчә, кармак сорап алам.

Соңыннан без янәшә утырып, дулкыннарда чагылган баеп килүче кояш нурларына сокланабыз. Чынаякларда – җиләк яф-раклары салып кайнатылган хуш исле чәй, өстәлдә яңа тотылган балыктан пешерелгән шулпалы казан тора. Кичке аштан соң учак тирәли утырып, әңгәмә корырга да була. Күктә йолдызлар җемелди, иртән безне кошлар сайравы уятачагын беләм. Иремнең мавыгуы – балыкчылыкка мөкиббән китмәсәм дә, табигать кочагында бергәләп үткәргән өч көнебез бик кадерле миңа.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас: