Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 12:46

Безнең җыелма команда исәбендә – ике медаль

53нче Халыкара балалар уеннарында район данын дзюдо, җиңел атлетика, волейбол белән шөгыльләнгән 18 яшь спортчы яклый.

53нче Халыкара балалар уеннарында район данын дзюдо, җиңел атлетика, волейбол белән шөгыльләнгән 18 яшь спортчы яклый.

Көрәш җитди – алдынгылыкка дөньяның төрле илләреннән 1500 спортчы дәгъва итә.

Дзюдо буенча безнең җиде спортчының икесенә уңыш елмайган. Данил Миңнегулов – “көмеш”, Шамил Гыймадиев “бронза” яулаган.

Ике җиңел атлетчы финалга чыккан. Данил Лубышев – 1500 метр, Карина Миңнуллина 100 метр арада.

Кызганычка, үсмерләр волейбол командасы финалга җитә алмаган – Греция һәм Нидерландия командаларыннан җиңелеп, уеннардан төшеп калган. Волейболчы кызларыбыз озаграк уйный алган. Октябрьский командасын җиң-гән, әмма Словения һәм Канада командаларына бирешкән алар.
Читайте нас: