Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 12:58

Без кино төшерүче-сәяхәтчеләр

Балаларның “Тин-ТВ” студиясе Бөтенрусия үсмерләр медиаэшләре бәйгесендә җиңгән

Бу бәйге Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырылган “Хәвефсез медиадаирә” проектының бер өлеше.

Ул читтән торып үткәрелә. Анда катнашу өчен яшь кинематографлар оештыручыларга соңгы ике елда төшерелгән фильм-нарын җибәрә. Кинорежиссёр, Русиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Владимир Грамматиков җитәкчелек иткән жюри шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап ала.

Туймазы укучылары Маша Васильева, Эльвина Абдуллина, Арина Гаврилова, Алёна Әхмәтшина һәм Артур Бикмәев “Чын сәяхәтчеләр интернетка каршы” фильмын төшергән. Анда алар җәмәгать чел-тәрләрендә утырганчы Кандракүл буенда ял итәргә тәкъдим иткән һәм беренче урын яулаган.

Бүләк сыйфатында команданың өч әгъзасы фестиваль финалы – “Бумеранг” балалар һәм үсмерләр экран иҗаты җыенында катнашачак. Ул сентябрьдә Бөтенрусия “Орлёнок” балалар үзәгендә үтәчәк.
Читайте нас: