Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2019, 12:00

Көчле рухлылар җыены

Районда инвалид балалар һәм яшьләр өчен сабан туе оештырылды

Шимбә, 6 июльдә, Туймазы шәһәре һәм районында яшәгән инвалид-балалар А. Гайдар исемендәге савыктыру лагерена инде күркәм йолага әверелгән бер көнлек очрашуга җыелды. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен Кандра инвалидлар җәмгыяте оештырган җыенны бу юлы төбәк бәйрәме – сабан туе белән берләштерделәр. Бәйрәмгә республиканың 18 районыннан, хәтта Яңавылдан да инвалидлар җәмгыяте вәкилләре килгән иде. Аларның барысын да уңайлы корпусларга урнаштырдылар.

Ике пешекче һәм өч кухня хезмәткәренә иртәнге алтыдан эшкә чыгарга һәм 500 кеше өчен иртәнге һәм төшке аш әзерләргә кирәк иде. Пешекче Анита Камалетдиновага Туймазы агросәнәгать колледжының икенче курс студенты Алинә Галиуллина, Балтач авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган игезәк Алсу һәм Айсылу Галимовалар, ашханә хезмәткәре Эльмира Фәхретдинова ярдәм итте бу көнне.

Искиткеч бәйрәм булды бу. Балалар япмаларга ятып китап укыды, әниләре белән пионербол уйнады, спорт ярышларында катнашты, баллы мамык, туңдырма ашады. Кайберәүләр, инвалид кәнәфиендә утырган 24 яшьлек Виктория һәм аның әтисе Петр Алексеевич кебек, каеннар арасында тынлык белән хозурланды. Бәгъзеләре хәйрия ярминкәсендә өс-башын яңартты.

Туймазы балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Нәфисә Сәлимова һәм аның хезмәттәшләре барысына да өлгерде – сөйләшергә, кочаклашырга, сорауларга төгәл җавап бирергә, тамак ялгау өчен ашханәгә озатырга...

Инвалид балаларның ата-аналарына беразга гына булса да мәшәкатьләрен онытып тору мөмкинлеге тиде. Алар ялан аяк йөрде, күл өстендә йөзгән болытларга сокланды, балык кармаклады. Сабыйлар комлыкта мәш килгән арада, яшь әниләр тәҗрибәлерәкләргә сораулар яудырды: «Баланы БЕР ҮЗЕН генә мәктәпкә җибәрү куркыныч түгелме? Ничек тәвәккәлләргә һәм каушамаска?» Яныңда сөйләшер кешең булу нинди бәхет...

Кандра авылы “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йорты иҗат коллективлары концерт оештырды, анда бәйрәм кунаклары да катнашты. Аниматорлар чыгышы һәркемнең күңелен күтәрде – барысы да биеде һәм сабын куыкларын куалады. Иске Туймазы авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Елена Мөхәмәтҗанова балаларны бүләк капларын бизәргә өйрәтте. Бу юлы ул бизәү өчен аерым җыелмалар алып килмәгән, балаларның үзләренә сайлау мөмкинлеге бирде. Тоткарлык туса, шундук Еленаның кызы Валерия ярдәмгә килде.

Иң кызыгы – өлкәннәрнең дә, балаларның да су коенуы иде. Су боз кебек! Туймазы 2нче интернат-мәктәбендә укучы 10 яшьлек Маргарита Хаҗиева иң кыю кыз исеменә лаек булды. Аутизм авыруына дучар бу кыз башка чараларга караганда салкын күл суында коенуга өстенлек бирде. Әнисе сүзләренә караганда, кыз сабый чагыннан ук теләсә кайсы көнне, хәтта яңгыр яуганда да су коена икән. Әбисе белән бабасы ихатасында кыярларга сибү өчен сулы мичкә тора. Көзгә кадәр нәкъ менә шунда чыныга икән ул. Тернәкләндерү үзәге юлламасы буенча Рита Балалар (үсмерләр) иҗат йорты бассейнына йөри. Су аның өчен бәхет.

Ашханәдә дә, башка урыннарда да “Ал җилкәннәр” балалар-үсмерләр клублары үзәге ирекле ярдәмчеләре Рина Миңнегалиева, Арина Клёнова, Игнат Прусов, Аделина Гобәйдуллина, Тимур Абдуллин, Дмитрий Иванов ярдәмгә килде.

Венера АШИРОВА.

Иске Туймазы авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Елена Мөхәмәтҗанова
бүләк капларын бизәү буенча осталык дәресе үткәрде.

Дуслар очрашты.




Читайте нас: