Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 13:10

«Тыныч, имин булсын авылымның ал таңнары, килер көннәре...»

Бишкурай авыл советы халкы үзләренең торак биләмәләрен төзекләндерүдә чәмле катнаша

Бишкурай авыл советы “Анык эшләр” проектында ел саен катнаша. Нәтиҗәдә, Туктагул авылында җәяүлеләр басмасы салынган, Булат авылында автобус тукталышы корылган.

Былтыр проект кысаларында Бишкурай авылы балалар бакчасы тәрәзәләрен пластикка алмаштырганнар. Кимендә 100 мең сум бу. Быел авыл халкы канализация һәм кайнар су челтәре сузарга карар иткән.


«Минем үз ГЛОНАССЫМ бар»

...Балалар бакчасына килеп керү белән каршыбызга төрле яшьтәге бала-чага йөгереп чыкты. Шау-шулы һәм күңелле биредә. Коллектив биш тәрбияләнүчесен “олы тормыш” юлына озатырга әзерләнә. Бинада уңайлы һәм җылы. Җыйнак кына уен, йокы, хуҗалык бүлмәләре җиһазланган. Яше дә бар икән бакчаның – 1974 елда төзелгән.

– “Анык эшләр” программасы кысаларында тәрәзәләр алмаштырылгач, кышны мәшәкатьсез үткәрдек, – ди биредә 30 ел эшләгән өлкән тәрбияче Дилара Нигъмәтуллина. – Халыкның безгә ярдәм итүе сөендерә – оешманы төзекләндерү турында бердәм карар кабул ителмәсә, бу эшләр башкарылмас иде. Канализация челтәре сузылгач, хәзер бәдрәфтә җылы су да булачак, унитазлар да урнаштырылачак. Әлегә чүлмәкләрне тышка чыгарып түгәбез.

Бу авыл советында тормышка ашырылган тагын бер мөһим эш – төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында Ярмунча авылының озын Кабык күпер урамы күтәртелгән. Элек анда юл бөтенләй булмаган. Сыйсыз көннәрдә кешеләр машиналарын икенче урамда калдырып, арытабан җәяү атларга мәҗбүр булган. Халыкның бердәмлеге нәтиҗәсендә хәл уңай якка үзгәргән.

– Түшәмәсен бозмас өчен, юллар утырганчы дип, язлы-көзле бу урамга йөк машиналарында керүне тыйдылар, – дип аңлатып китте бер йортны йөзләү белән мәшгуль төзүчеләр бригадасы. – Нәтиҗәсе сизелә, бик яхшы. Авыл халкына афәрин!

– Чәмле кешеләр эше генә түгел бу, – дип тыйнак кына аңлата авыл старостасы Финия Носкова. – Авыл советы башлыгының барыбызны җыеп, авылны төзекләндерүгә ничек тәэсир итә алуыбызны аңлатып китүе мөһим. Безнең тәкъдимне рәсмиләштерергә ярдәм итте ул. Нәтиҗәдә рес-публика һәм район бюджетыннан ярты миллион сум акча бүленде, авыл халкы 53 мең сум җыйды, бер өлешен химаячыбыз – шәхси эшкуар Сәлимгәрәев өстәде. Әлбәттә, акчаның тотылуын тиененә кадәр теркәп бардык. Минем үтенеч буенча урамның төрле очында яшәгән авылдашларым ничә машина килүен санады. Яшермим: баштагы мәлдә эш башкаручылар безнең белән сүзгә килде, ГЛОНАССка сылтанды. “Минем үз ГЛОНАССым”,– дип исәп алучыларга күрсәттем.

Ярмунчаның чәмле әгъзалары булуы сөендерә. Бу элек читтә яшәп, пенсиягә чыккач бирегә кайтып төпләнгән сигез гаилә. Финия Вәкил кызы үзе дә шул исәптә – җиде ел элек Воркутадан кайткан ул. Казылма-баету фабрикасында 30 ел хезмәт салган. Тәвәккәллеге дә шуннан киләдер: кешеләрне туп-лап, үзе артыннан ияртә белә. Юкка гына ике ел элек староста итеп сайлап куймаганнар аны.

– Биредә җаның ни те-ли, шул бар: табигый азык-төлек, табигать, яхшы кешеләр. Төзекләндерү исә үзебездән тора. Шуның өстендә эшлибез дә, – диде Носкова.
Читайте нас: