Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 13:28

Тәвәккәлләр... биек үкчәле туфли кия

Якташыбыз «Ю» телевидение каналындагы медицина тамашасында катнашкан

“Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы”ның кою цехы эшчәне Роза балачактан ук сул аягының сөякләре киңәюдән иза чигә. Кыз бала ачык аяк киеме кияргә ояла, сыйныфташларының мыскыллавына түзәргә мәҗбүр була. Чарасызлыктан һәм бу кимчелектән ничек арынырга белмәгән кыз еш елый.
...Тора-бара ул аксый башлый. Аяк киеме ярата алмый. Әмма иң кыены – мыскыллы караш һәм әдәпсез сораулар. Бәхеткә, ире гаять игътибарлы, хәстәрлекле кеше. Ул бар яклап та хатынын хуплый, табибларга күренергә үгетли. Украинаның “Я стесняюсь своего тела” тамаша-тапшыруы Русия телеканалында барлыкка килгәч, ир белән хатын анда катнашуга гариза юллый. Бераздан Розаны тапшыруга чакыралар.
Туймазылыга Мәскәүдәге Вишневский исемендәге клиниканың алдынгы табиблары операция ясый.
Бу вакытта Розага бәйле вакыйгаларны миллионлаган тамашачы күзәтә. Телекамералар алдына соңгы тапкыр чыгар алдыннан аңа гомерендә беренче тапкыр педикюр ясыйлар.
Хәзер Роза яңа хыял һәм планнар белән яши – яңа босоножкалар алу һәм ахирәтләре белән туйганчы бию өчен дискотекага бару.

Айгөл Әхмәтҗанова.
Читайте нас: