Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 13:53

Кояшлы сәлам-2

“Туймазы хәбәрләре”нең Балаларны яклау көненә багышланган сәхифәсендә “Кояшлы сәлам” мәкаләсен (“ТХ”, №6, 1 июнь) һәм үткән гасырның 80нче елларында төшерелгән фотоны урнаштырган идек.

Кояшлы сәлам-2

“Туймазы хәбәрләре”нең Балаларны яклау көненә багышланган сәхифәсендә “Кояшлы сәлам” мәкаләсен (“ТХ”, №6, 1 июнь) һәм үткән гасырның 80нче елларында төшерелгән фотоны урнаштырган идек. Гәзит укучыларыбыз көлеп торган малай һәм аның апасына игътибар иткәндер. Шуннан соң без, гәзит хезмәткәрләре, берәрсе җавап бирер, бәлки, дигән өмет-хыял белән яши башладык.

Бу мизгелдә уңыш фәрештә-се очып барган һәм безгә бүләк ясарга уйлаган, күрәсең. Дүшәмбе көнне Ишембай шәһәрендә яшәгән Руслан Маннановтан зарыгып көткән хәбәр килеп иреште. Нәкъ ул, фотодагы яңгыратып көлеп торган малай иде бу. Туймазыда яшәүче туганнары фотоны гәзиттән күреп калган һәм ватсап аша аңа җибәргән икән.

Русланга июльдә 35 яшь тула. Һөнәре буенча нефтьче. Фотоның тарихын сөйләп бирде ул. Тимер юл вокзалы янында ике туган апасы Гүзәл белән аны фотога туймазылы Ирек Хөсәенов төшергән. Фотоны Мәскәүдәге бер басмага да җибәргән һәм яхшы бәя алган хәтта.

– Мин тормышта да, фотодагы кебек, шат күңелле, – дип ачылып китте Руслан. – Кече улым Эдуард, аңа әле дүрт яшь тә юк, миңа охшаган, хас балачагымдагы кебек. Өлкән улым Владиславка 9 яшь. Сөекле тормыш иптәшем хуҗабикә.

Мавыгучан кешемен. Кайчандыр рәсем төшердем, сәнгать мәктәбен тәмамладым. Бокс белән шөгыльләнәм, велосипедта йөрергә яратам. Кандракүлгә ялга кайтканда рәхәтләнеп балык кармаклыйм.

Венера АШИРОВА.
Читайте нас: