Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 14:04

"Суда, суда, суда йөзәләсеңме?”

40 ел гомерен Туймазы балаларын йөзәргә өйрәтүгә багышлаган тренер Фәнис Шәйдуллин турында

әйдуллин бервакыт бассейнда малайлар арасында бер әбигә тап була. “Сез оныгыгыз беләнме, әллә адресны ялгыштыгызмы?” – дип сорый. Әбекәй үзенә 70 яшь булуын, әмма йөзәргә өйрәнмәвен әйтә.
Ике айдан соң әби кече бассейнны иңләп-буйлап йөзә башлый. Аннары зур бассейнга күчә. Йөзеп туйгач, бассейн читенә утырып, елап җибәрә. Тренер каушап кала хәтта. “Шатлык яшьләре бу. Хәзер мин судагы балык кебек!» – ди әбекәй.
Йөзәргә өйрәнергә беркайчан да соң түгел, димәк.
...Фәнис Басарый улы балачактан футбол, хоккей, бокс, ишкәк ишү белән мавыга. Тормышта төп маягы, тәрбиячесе абыйсы Эрнест була.
Кимендә 10 спорт мастеры әзерләгән ул. СССР беренчелегендә беренче җиңүче Нэлли Шәйдуллина да аңарда күнегә башлаган. Аның тәрбияләнүчеләре исәбендә – спорт мастеры Наташа Савкина (Октябрьскийдан), халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионы, дөнья рекордчысы Равил Хәкимов, Денис Сәгыйдуллин, үсмерләрнең Европа чемпионатында катнашучы Илья Трубников, телгә алынган Никита Демихов (ул былтыр Туймазыда спортның Олимпия төрләрендә ел спортчысы дип танылды), Эмиль Ибәтуллин. Антон Воронин белән Захар Трифонов АКШта укый һәм медальләр яулый.

Республиканың танылган тренеры, “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” юбилей медале иясе Фәнис Шәйдуллин турындагы тулырак мәкаләне “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз.

Айгөл Әхмәтҗанова.

Читайте нас: