Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 13:58

104 яшь! Кем күбрәк?

Иң озын гомерле әби Кандрада яши

Җәмәгать, искә алганыгыз бармы, туган көннәр, юбилейларда: “100 яшькә җит!” - диләр? Ай-хай, дип куя тантана сәбәпчеләре. Ә менә Кандрада яшәүче Гөлсемҗамал Имамгали кызы Хәсәнова шушы көннәрдә 104 яшен тутырган. Тормышка мөкиббән, көр күңелле ак әбине туган көне белән Кандра авыл советы башлыгы Рил Рәфыйков котлаган.
Гөлсемҗамал апаның улы һәм ире күптән гүр иясе. Ялгыз яшәмәс өчен, ул Кандрага читтән кайткан гаиләне йортка керткән. Алар дус-тату булып гомер кичерә. Ак әбигә без дә күңел көрлеге, сәламәтлек телибез.

Гүзәл Бәдретдинова.
Читайте нас: