Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 11:27

Йөгер, сынатма

Кандракүл ярыммарафоны 25нче тапкыр кунаклар кабул итте

“Әйдә, йөгер!” – дип, җанатарлар бер-бер артлы финиш сызыгын узган ярыммарафонда катнашучыларны дәррәү чәмләндерде. Бу ярышта үзебезнекеләр һәм читләр булмады – монда һәркем өчен җан аттылар. Спорт көрәшләре федерациясенә нигез салучы Фәрит Дәүләтшин истәлегенә оештырылучы Кандракүл ярыммарафоны күптән катнашучылар бер-берсен танып белгән гаилә вакыйгасына әверелде диярлек. Күл буендагы табигать белән хозурлану, аның шифалы һавасын сулау, салкынча суына чуму – программаның мәҗбүри өлеше һәм кунаклар бу өстәмәдән бик теләп файдалана.

Ярыммарафонның даны бөтен ил буенча таралган. Канташучылар саны елдан-ел арта. Быел Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Самар, Ырымбур, Чиләбе өлкәләреннән, Санкт-Петербург һәм Норильскидан кимендә бер мең кеше килгән.

Спортчылар, сәламәт тормыш тарафдарларыннан кала, күркәм йола буенча ярышларда танылган кунаклар да катнаша. Бу юлы барысы белән бергә стартка атказанган спорт мастеры, Паралимпия чемпионы Елена Паутова, халыкара класслы спорт мастеры, самбо буенча дөнья Кубогы иясе Айнур Муллагалиев, халыкара класслы спорт мастеры, тауларда йөгерү буенча дөнья чемпионатының бронза иясе Андрей Сафронов, шулай ук чаңгы узышлары буенча спорт мастеры Геннадий Сулимов чыкты.

Ярыш программасында өч дистанция каралды: иң яшь спортчылар – 2006-2007 елгылар ике километрга узышты, 70 яшь чиген узучылар 10 километрга йөгерде. Аеруча чыдамнар ярыммарафонның төп дистанциясен яулады.

Уфадан Андрей Сафронов өченче тапкыр абсолют җиңү яулады бу ярышта. Спорт мастеры дистанцияне 1 сәгать 2 минут 21 секундта үтте. Хатын-кызлар арасында иң җитезе Казаннан Марина Смирнова булып чыкты.

Спорт көрәшләре федерациясе иң тәҗрибәле катнашучы – 82 яшьлек уфалы Әнис Вәлиевны һәм иң яшь йөгерешче – Туймазыдан 10 яшьлек Чыңгыз Заһретдиновны билгеләде. Миңнегали Абдуллин “Җиңүгә омтылыш өчен” бүләгенә лаек булды.

Ел саен ярышларда бихисап күп бала һәм үсмер катнаша. 2нче спорт мәктәбе тренеры Сергей Сухановның тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләргә иреште. Мәсәлән, үз яшь төркемнәрендә Алинә Исмәгыйлева – өченче, Данил Лубышев беренче урын яулады.

Тагын бер якташыбыз – “Транснефть” эшчәне Әлфия Садретдинова өченче урынга лаек булды. Йөгерергә яратуын һәм бу ярышларда бик теләп катнашуын белдерде ул.

– Кандракүл ярыммарафоны безгә яңа җиңүләргә һәм казанышларга илһам-көч бирә. Анда тагын да күбрәк кеше катнашсын, ярыш чәмен тойсын иде дигән теләктә калам.

Чараны оештыручылар – район Хакимияте, Спорт көрәшләре федерациясе. Төп химаячы – “САВА” ит комбинаты.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: