Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 11:57

Дөньядагы иң яхшы эш бу

Туймазы индустрия колледжына укырга кергәндә Линар Гәрәев сваркачы һөнәренең асылын күз алдына да китерми диярлек.

Туймазы индустрия колледжына укырга кергәндә Линар Гәрәев сваркачы һөнәренең асылын күз алдына да китерми диярлек. Берничә елдан белгечлекне бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштерә һәм югары, алтынчы разрядка ия була ул.

– Диплом алганнан соң бер ел бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында эшләдем, аннары “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятенә күчтем. Соңгы ун елда биредә хезмәт салам, – ди Гәрәев. – АБВ белән чагыштырганда төп аерма – бездә конвейер түгел, без гадәттән тыш җиһазлар белән эшлибез. Шуңа күрә кайчак эшне урыныннан кузгатып җибәрү өчен шактый баш ватарга туры килә. Әлбәттә, тәҗрибәле хезмәттәшләрдән, инженер-техника хезмәткәрләреннән ярдәм сорарга мөмкин. Әмма беренче чиратта үз-үзеңә исәп тотарга кирәк.

Гәрәевның төп җиһазлары – кул һәм ярым-автомат сварка агрегатлары. Ул аларны җентекле үзләштергән. Моны югары разряд кына түгел, иң катлаулы корылмалар әзерләүдә катнашу мөмкинлеге биргән НАКС таныклыгы да раслый.

Хәер, Гәрәев әле үзен осталарның-остасы дип исәпләми. Югыйсә, хәзер аны гаҗәпләндерә алмыйсың: ай туса – яңа эшләнмә. Бүген – чагыштырмача бәләкәй, иртәгә – кимендә биш метр әйләнәле һәм берничә дистә метр озынлыктагы.

– Заказлар арткач, тыныч тормыш турында хыялланырга гына кала. Эштән соң тоткарланган, икешәр смена эшләгән

чаклар була. Кайчак тәүлек әйләнәсенә.

“Газиз предприятиесе кайсы ягы белән ошый?” – дигән сорауга озак уйлап тормый җавап бирде Линар Илдар улы.

– Бездә яшь белгечләрне хөрмәтлиләр. Мәсәлән, мин берничә тапкыр матди ярдәм алдым. Туема, кызым, улым туганда... Сәнәгать күләмен арттырган өчен дә өстәмә түлиләр. Моннан тыш, биредә эш өчен кулай шартлар бар. Аксакаллар кешеләр бераз җылынсын өчен цехларда мичкәләрдә учак ягуларын хәтерли. Хәзер бу сүзләр борынгы риваять кебек кенә кабул ителә.

Гәрәев үзе турында һәр сүзен уйлап, үлчәп сөйли. Завод хакимияте вәкилләре исә аны мактап туялмый. Үз эшенең остасы, хезмәт сөючән, тыңлаучан диләр. Эшләнмәне ахырынача төгәлләү өчен берничә тапкыр заказчылар чакыруы буенча ерак Төньяк төбәкләренә барган. Моннан тыш, һөнәр осталыгы бәйгеләрендә даими катнаша һәм һәрвакыт диярлек җиңүче яисә бүләкләнүче була.

Гәрәевның хыялы – аргон сваркасын үзләштерү.

– Миңа чыннан да кызык бу, – ди ул. – Аның ярдәмендә алынган җөй шома, тигез, чыдам була. Кызганыч, безнең цехта андый җиһаз юк, аның белән эшләргә вакыт табарга тырышыр идем. Бу агрегатны да үзләштерермен дип ышанам.

Яшь белгечнең тагын бер хыялы – үз йортын төзеп кереп, анда яхшы остаханә җиһазлау (сыйфатлы сварка җиһазы белән, әлбәттә).

Соңгы: “Сваркачы булу – синең өчен нәрсә ул?” – дигән сорауга Гәрәев шаяру катыш: “Дөньядагы иң яхшы эш бу”, – дип җавап бирде. Һәм бу сүзләрне мотлак мәкаләгә кертүебезне үтенде.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
Читайте нас: