Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 11:36

“Атказанган” дәрәҗәсенә лаек булды

V Бөтендөнья башкортлар корылтаенда якташыбызны зурладылар

Җыенда республика Башлыгы вазифаларын үтәүче Радий Хәбиров катнашты. Дөньяның төрле кыйтга-төбәкләреннән килгән кимендә 500 делегат арасында туймазылылар – сәнәгать, авыл һәм үткәргечләр хуҗалыгы, киң мәгълүмат чаралары, мәгариф, мәдәният вәкилләре дә бар иде.

Безнең делегация төрле секцияләр эшендә, Башкорт халкын үстерү стратегиясе буенча фикер алышуда һәм җыен резолюциясен раслауда, башкарма комитетның яңа рәисен сайлауда катнашты – бу вазифага БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова тәгаенләнде.

Җыенның икенче көне Ишембай районында үтте, анда республиканың “Торатау җыены” фольклор бәйрәме оештырылды.

Чара кысаларында Башкортстан Рес-публикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр исәбендә – район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәламов, аңа “БРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Читайте нас: