Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 12:54

Туймазы футболчылары дөньяны яулый

Ике якташыбыз республиканың төп футбол клубы белән күнегү-укыту җыенында уйный



Республиканың алдынгы футбол клубында бүген якташ ике егетебез – 17 яшьлек Никита Белоусов һәм 19 яшьлек Линар Мөхәмәтшин уйный. Күптән түгел алар тәҗрибәле уенчылар белән берлектә Австриягә, күнегү-укыту җыенына китте һәм төп команда исәбендә Австриянең “Хорна” командасына каршы уйнады. Яңа уенчыларны анда алып бару сәбәбен тренер Вадим Евсеев егетләрне эш өстендә күрү теләге белән аңлатты. Үзләрен акласалар, тора-бара аларны төп командага күчерәчәген белдерде. Егетләргә уңыш телик. Һәм футболчыларның спорт юлындагы мөһим мизгелләрне барлыйк.


Линар Мөхәмәтшин

Линар футбол белән биш яшьтән мавыга. Башта абыйсы карамагында күнегә, Туймазы клубында уйный. 10 яшеннән Октябрьский шәһәрендә, тренер Валерий Лобанов кул астында шөгыльләнә башлый. Озакламый алар башкалага күчә.

Аннары таланты спортчы “Уфа” футбол клубының яшьләр төркеменә эләгә, 2018 елдан “Уфа-2” (төп команданың резерв составына) күчерелә. Быелгы мизгелдә ул 35 матч үткәргән, бу уеннарда 10 гол керткән һәм 5 уңышлы һөҗүм ясаган. Чемпионатта “Челябинск” командасы белән очрашуда беренче голны да ул керткән. “Уфа-2” командасының «ВКонтакте» төркемендәге җанатарлары Мөхәмәтшинны быелгы мизгелнең алдынгы уенчысы дип таныган.

Линар – һөҗүмче. Шуңа өстәп, Мөхәмәтшин – бар якка да булдырган уенчы. Ул флангта да, һөҗүм үзәгендә дә, ярымсакчы белән һөҗүмче арасында да уйный. Уенда контрһөҗүм, дриблинг һәм һөҗүмне төгәлләүдә көчле ул. Стандартлар башкаручыларның – уенда тупны почмактан, ирекле, штраф ысулы белән тибүчеләрнең берсе.

– Командада калу өчен тырышып эшләргә, иң яхшы футболчы сыйфатларын күрсәтергә кирәк. Шул вакытта сиңа игътибар итәчәкләр, – ди Линар. – Австриягә барачагымны Екатеринбургның “Урал-2” командасына каршы соңгы уен алдыннан белдем. Сөе-нечем баштан ашкан иде!


Никита Белоусов

Никита Белоусов Туймазының “Спартак” клубына алты яшьтә килә.

Тренеры һәм команда уенчылары сүзләренә караганда, шул яшьтә үк тизлеге, төгәллеге белән аерылып торган. Өч елдан соң, матчларның берсендә хет-трик (бер уенда өч туп кертеп) үткәреп, Уфаның “Восход-2002” командасына чакыру ала. Тәкъдимне кабул итсә дә, бераз Туймазыда яши. Көн дә күнегүләргә барып йөри. Бу исә ике якка – 350 километр.

Озакламый Никитаны Уфаның 5нче спорт интернат-мәктәбенә тәгаенлиләр. Шулай итеп, мөстәкыйль тормыш башлана. Бераздан спортчының әти-әнисенә уллары белән һөнәр килешүе төзү турында тәкъдимнәр килә башлый. Ахырда “Уфа” футбол клубын сайлыйлар. 2018 елда Никита клубның яшьләр составы уенчысы һәм, яшь булуына карамастан, командага капитан итеп тәгаенләнә.

Өлкән Белоусов (элек үзе дә “Уфа” футбол клубы уенчысы) улына балачактан футболчы язмышы юрый. Ул дөньяга килгәч, әтисе аңа йомшак һәм резина туплар сатып ала, күпсанлы эш сәфәрләреннән балалар спорт костюмнары һәм кроссовкалар алып кайта.

– Бервакыт алты яшьлек улымның күнегүләрен күзәтеп тордым, – дип исенә төшерә Леонид. – Тренер аңа биремнәр бирә, Никита исә аларны бөтенләй үти алмый. Ул ачулана, менә-менә елап җибәрер төсле. Берничек тә ярдәм итә алмыйм, чөнки күнегүләрдә бары тик әти мин. Әмма шул чакта аңладым: чын футболчы үстерәсем килсә – кызганырга кирәкми. Беренче тренеры Илдар Мөсәвировка, аны аңлап, дөрес юнәлеш биргәне өчен рәхмәтлемен.

Бүген шуны әйтәм, килешү – эш-

нең яртысы гына ул. Ире-шелгәннәрдә туктап калмау, тагын да югарырак күтәрелү өчен күп эшләргә кирәк. Барлык җитешсезлекләргә дә игътибар итәргә. Бәлки, артык таләпчәнмендер, әмма спортта башкача мөмкин түгел. Чөнки бе-ләм, футболчының язмышы кыска, андый мөмкинлек көн дә килми. Безнең максат – премьер-лигага эләгү. Никита Мәскәүнең “Спартак” командасы өчен уйнарга хыяллана. Ул моңа ирешер дип өметләнәм.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА,
Регина МИҺРАНОВА.



Читайте нас: