Бу көннәрдә республика бөтен дөньядан кунак-лар кабул итә. Алар V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашучылар. Съезд АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израильдән – барлыгы 21 илдән кимендә 500 делегатны җыйды.
Алар мөһим мәсьәләләр тикшерәчәк һәм башкорт халкының төп үсеш юнәлешләрен билгеләячәк. Съезд программасы эчтәлекле. Кичә “Торатау” конгресс-холлында чара узды. Анда пленар утырыштан соң сигез секция эшләде, мәгариф һәм яшь алмаш, башкорт теле; тарих, мәдәният, кәсеп, илебез төбәкләрендә яшәүче башкортларның тормыш-көнкүреш мәсьәләләре тикшерелде.
Съезд эше Ишембай районында дәвам итте, ан-
да делегатларны фольк-лор бәйрәме көтә иде.
Съезд эшен он-лайн тәртиптә карау мөмкинлеге булды.