Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 13:24

Башкортстан – горур таулар, мәгърур кыялар иле

Шахматчылар “Морадым тарлавыгы” табигать паркында ял итте

“Тәрбияләнүчеләремне җәйге каникулда кая алып барырга?” – дип баш ватты уку елы азагында 1нче спорт мәктәбенең шахмат секциясе тренеры Нәзилә Хәйруллина. Ял итү һәм сәламәтлеген ныгытудан тыш ул балаларның коллективта яшәргә өйрәнүен теләде. Башкортстанның барлык гүзәл урыннарын күз алдыннан үткәрде. Аның төп горурлыгы – мәгарәләр. Биредә алар кимендә 40.

Нәтиҗәдә төрле яшьтәге 12 спортчы җитәкчеләре Нәзилә Вәзир кызы һәм аның ярдәмчесе – тәҗрибәле сәяхәтче Людмила Төхфәтшина белән, иңнәренә биштәрләр асып, спорт мәктәбе тәэмин иткән автобуска төялде һәм Күгәрчен районына юл тотты. Туймазыдан табигать паркына кадәр – кимендә 450 километр. Әмма юл сизелмәде дә – балалар аралашты, тәрәзәдән шәһәр-авылларны, гүзәл табигатьне күзәтте. Спортчылар бер минутны да сарыф итмәде, парк биләмәсен өйрәнде. Тирә-якны күзәтү мәйданчыгына менде, Күгәрчен тау куышында (анда кыя күгәрченнәре оя корган) булды, тарлавыкта йөрде, хәтта салкынча суда коенып чыкты.

Төнгелеккә “Морадым тарлавыгы”нда сәяхәтчеләргә уңайлы кунакханәләр тәкъдим итәләр, әмма балалар чатырларда йоклады, учакта ашарга пешерде.

Кичләрен балалар концерт куйды, бәйгеләр оештырды, биеде, “Мафия”ле уйнады. Искиткеч тәэссоратлар калдырды бу сәяхәт. Алар Нәзилә Вәзир кызыннан янә бер сәяхәт оештыруны үтенде. Кайда булса да ярый – тату, бердәм булсаң, һәрҗирдә күңелле.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: