Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2019, 12:34

Авылга – бабакай янына

Этноавыл биләмәсендә юнәлешле “Сәләт” лагере эшли башлады

Сәләтле балалар өчен тәгаенләнгән лагерь ачык һавада урнашкан, яшеллеккә күмелеп утырган “Бабай утары” сәяхәтләр-музей комплексында оештырылган. Анда төрле чорда Ык елгасы буенда яшәгән халыкларның мәдәнияте һәм тормыш-көнкүреше чагылдырылган. Ядкәрләр исәбендә җил тегермәне, борынгы йортлар, тимерче алачыгы, сиртмәле кое, умартачы йортын күрергә мөмкин.

Димәк, Башкортстан һәм Татарстаннан 14-17 яшьлек 72 укучы татар халкының XVIII-XX гасырдагы тарихы – шул чордагы үзенчәлекле йортлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән якыннан танышачак. Балалар үзләре исә яңа, агач исе аңкып торган йортларда яшәячәк. Суы кояш батареялары ярдәмендә җылытылган коену бүлмәсендә юынып, биредәге ашханәдә көненә биш тапкыр тамак ялгаячак. Башка лагерьлардагы кебек 11 көн дәвамында аларны уеннар, күңел ачу программасы, гитарага кушылып җырлап, кич утыру кө-тә. Иҗади юнәлештән тыш, балалар татар телен тирәнтен өйрәнеп, эшлекле аралашу буенча дәресләр алачак.

Смена алты көнгә күрше Татарстандагы халыкара “Биләр” лагерена барып, яшьләр җыенында катнашу белән төгәлләнәчәк.

Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрь, композитор Фәнир Галимов тәкъдиме белән юнәлешле лагерь районыбызда җиденче тапкыр оештырыла.

Анфиса АИТОВА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: