Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2019, 12:51

16 яшьлек ГТО судьясы

Туймазы 2нче мәктәбе укучысы Роман Парфёнов “Артек”та яшьтәшләреннән һәм вожатыйлардан таләпләр кабул иткән

Роман көндәлек тормышын физик йөкләнештән башка күз алдына да китерә алмый. Балачактан йөзү белән мавыга ул, икенче өлкәннәр разрядына ия, стритлифтинг буенча (аркылы борыста күтәрелү) спорт мастеры, җиңел атлетика белән җитди шөгыльләнә. ГТО буенча алтын билгеләре бар.

Күптән түгел үсмер үзе таләпләр кабул итә башлаган һәм хәзер җиңел атлетика буенча судья разрядына ия. Судья сыйфатында эшләргә аны муниципалитет-районның ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Ирина Бикташева чакырган. Аның фикеренчә, Роман судьяга хас сыйфатларга ия – ул намуслы, гадел.

Быел егет республика “ГТО буенча яшь

судья” бәйгесендә катнашкан. Судья булудан тыш, бәйгечеләрдән “Гаиләм – Ватаным тарихында” бәйгесенә тикшеренү эше әзерләү таләп ителгән. Роман үзенең дәү бабасы – Бөек Ватан сугышы яугире турында бәян иткән. Җиңүгә дәгъва итүче 200 кеше арасында ул беренче унлыкка кергән. Һәм бүләк сыйфатында “Артек”та үткән халыкара “Мәңгелек ут” балалар хәрби-тарихи ассамблеясында республика данын яклау мөмкинлегенә ия булган.

– Оештыручылар бик яхшы чара – квест-ГТО уйлап тапкан, мин анда судья булдым. Катнашучылар йөгерү, иелү, сикерү, кулларда идәннән күтәрелү һәм башка спорт төрләре буенча ГТО таләпләрен генә тапшырып калмады, зирәклек сынавын да үтте. Сораулар четерекле иде. Мәсәлән, Британия гәзитләре совет чорында ГТОны ничек атаган яисә ГТО билгесен кем уйлап тапкан? – дип сөйли Роман.

Алтын, көмеш, бронза билгегә таләпләрне үтәп, һәр катнашучы тиешле төстәге ГТО талисманын алган, нәтиҗәләр буенча уенда бүләкле очколарга ия булган. Иң күп “алтын”ны җыйган команда җиңүче булган, балалар исә чын ГТО билгеләре алган. Квест-ГТОдан тыш лагерьда концертлар, экскурсия, очрашулар үткән. Балалар шоумен һәм юмор остасы Михаил Галустян, данлыклы “Т-34” фильмына көй язган композитор Иван Бурляев белән аралашкан.

Лагерьдан кайткач, Роман башы белән чыгарылыш имтиханнарына чумган – ул 9нчы сыйныфны тәмамлады. Киләчәк һөнәрен тренерлык эшчәнлеге белән бәйләргә тели үсмер. Әлегә аны даими күнегүләр һәм җәйге спорт җыены көтә.
Читайте нас: