Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 13:24

Башта фикер туа

Серафимлы Александр Степанов иске агач кисәгеннән дә могҗиза иҗат итәргә сәләтле


Серафимовкада яшәүче Александр Степанов искиткеч сәләткә ия: күзгә ташланмаган агач кисәгендә булачак сәнгать әсәрен тоемлый, оста куллары исә аңа тиешле форманы бирә.

Агач эшенә мөкиббәнлеге Александрга бабасыннан күчкән. Ул балта остасы булган. Бервакыт дәрес әзерләү өчен оныгына дәү агач өстәл ясап биргән. Бу өстәл артында шөгыльләнү гаять рәхәт – агачның җылысы, исе малайны үзенә җәлеп иткән.

Бервакыт, сигез яшьләрендә, аның кулына иске такта килеп эләгә. Пычак ярдәмендә аңардан балык юна ул. Шуннан бирле ул нәрсә дә булса ясый. Тора-бара осталыгы арта. Эшләрен туганнарына бүләк итә.

30 яшьлек останың хыял дөньясы иксез-чиксез: агачтан йорт җиһазы, аш-су кирәк-ярагы, кием, ачкыч элгеч, эскәмия коеп куя... Панноларының исәбе-саны юктыр кебек. Гомумән исә, Александр – нефтьче, төбәк предприятиесендә бораулаучы булып эшли.

– Тормыш иптәшемә нәти-җәсе ошый, әмма эш барышын өнәми, – дип елмая Александр. – Һәрвакыт тышта эшләп булмый ич. Тавыш, тузан һәм төтенгә түзәргә туры килә. Аның каравы, балалар миңа ярдәм итәргә ярата. Аеруча, буярга, ябыштырырга, тотып торырга кирәк булганда.

Степанов шөгыленең күңеленә хуш килүен ачыктан-ачык әйтә. Башта фикер туа, соңыннан кулай чимал эзли. Бу иске такталар, урманда табылган агач төбе, ботак, таяк булырга мөмкин. Кайвакыт агачны махсус сатып ала. Җәй көне бакча һәм хуҗалык эшләре күп вакытны ала, шуңа күрә асылда кыш көне шөгыльләнә. Александр төрле алымнар куллана: шомарту, брашировка (махсус искертү), яндыру.

Күптән түгел Серафимовка балалар китапханәсендә Александрның агач эшлән-мәләр күргәзмәсе үткән. Оста башкарылган панно, сыннар, сырлап бизәлгән тартмачыклар, йорт җиһазы беркемне дә битараф калдырмаган.

– Александр бик тыйнак, бар кеше дә аның мавыгуы турында белми, – дип сөйли җитәкче китапханәче Валентина Тихонова. – Күргәзмә ярдәмендә балалар да, өлкәннәр дә чын сәнгать белән танышты. Гамәли-бизәү сәнгате йолалары һәм оста куллар башкарган эшләнмәләргә һәм табигый чималга мәхәббәт нәкъ шул рәвешле тәрбияләнә.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: