Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 16:06

Доктор Брайан Митчелл терлекчелек тармагындагы революция турында

Республиканың алдынгы сөт җитештерүчеләре табыш алу юлларын тикшерде

“Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесендә сыер малы үрчетү һәм саклау буенча республика семинары үтте. Семинарның фәнни өлешен АКШтан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Брайан Митчелл үткәрде. Аннары хуҗалык белгечләре Башкортстанның алдынгы авыл хуҗалыгы эшчәннәренә АКШта терлекчелекне компьютерлаштыру ысулының ничек эшләвен күрсәтте.

Үзкыйммәтне киметмәсәгез – базардан кысрыклап чыгарачаклар

– Беренче чиратта без бирегә хаталарны тикшерергә җыелдык, – диде семинарны ачып, Башкортстан Рес-публикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Байтуллин. – Моңа кадәр гамәлдә булган сөткә кытлыктан тиздән арыначакбыз. 10-15 ел элек төбәктә бәләкәй фермалар төзелсә, хәзер 1200, 2880, хәтта 6500 баш сыер малына исәпләнгән фермалар төзелә башлады. Шуңа күрә якын киләчәктә бер литр сөтнең үзкыйммәтен киметмәүчеләрне базардан кысрыклап чыгарачаклар.

– Былтыр районның аграр тармагына инвестицияләр рәвешендә 408 миллион сум салынды, – дип хәбәр итте район башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рөстәм Мөхәмәтдинов. – Димәк, табыш та артырга тиеш. Аны фәнни нигездә генә үстереп була. Үрнәк – “Нерал-Матрикс”тагы кебек компьютерлаштырылган терлекчелеккә күчү, ул көтүгә идарә итүдә, терлекләрдә авыруларны башлангыч чорында ачык-лау һәм дәвалауда, мал азыгын куллануда гаҗәеп мөмкинлекләр ача.

АКШта да, Русиядә дә мәшәкатьләр бер үк

Брайан Митчелл, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (АКШ, Айдахо штаты):

– Терлекләрдәге авыруларны башлангыч чорында ачыклауга һәм белгечләрне кабат укытуга күчү зарур. Бу сыерларны мәҗбүри яраксызга чыгарудан арынып, аны күздә тоту-идарә итүгә күчү мөмкинлеге бирә. Димәк, икътисади яктан табышлы терлекләр төптән уйлап, сайлап алыначак.

Боксларны шыплап тутыру катгый тыела. Русиядә мин 6-7шәр сәгать аягөсте торган сыерларны күргәнем бар. Бу исә тәүлегенә ике литр сөттән колак кагу дигән сүз. Сыер күбрәк ятып торырга тиеш. Шуңа күрә идәнгә калын итеп салам, пычкы чүбе, махсус маталар, хәтта ком түшәү зарур.

Савымны арттыру өчен улакларга сенаж өзлексез килеп торырга, саву билгеләнгән вакытка тәмамланырга тиеш.

Тулаем савым саву операторларының, мал караучыларның игътибарлылыгына бәйле, алардан технология беркетмәләрен үтәү таләп ителә. Русиядә исә байтак фермада алар юк.

Икенче бурыч – компьютерлаштыру, һәр сыер малына (яңа туган бозаудан башлап, нәтиҗәлелеген югалткан, яраксыз дип табылган сыерга кадәр) электрон мәгълүмат туплау.

Мондый ысул күздә тотылган яраксызга чыгаруны елына 20 процентка җиткерергә тиеш (мәҗбүри – 6%). Табышлы зур фермаларның дөнья күләмендәге күрсәткече бу.

Семинарның фәнни өлешеннән соң “Нерал-Матрикс” хуҗалыгы боксларын, үрчем алу бүлекчәләрен, җылытылучы су улакларын карадылар.

Вентиляцияне камилләштерергә вакыт

Семинардан соң безнең хәбәрче Брайан Митчеллга берничә сорау бирде:

– “Нерал”ны терлек-челектә Америка тех-нологияләренә ия булган ферма дип атап буламы?

– Була дип уйлыйм. 2015 елда биредә елына бер шартлы малдан 6000 килограммлап сөт савып алынса, хәзер 10268 килограмм. Предприятие җитәкчеләре, сыерларның уңайлылыгына инвестицияләр салып, шактый алга киткән, әле дә алга омтылыш бар. Аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз – хуҗалык агрономы белән рационны камилләштерәчәкбез, ветеринар белән исә яшь малларның авыру сәбәпләрен ачыклаячакбыз.

– Бездә, Уралда, климат салкын һәм кырыс. Бездә авыррак...

– Миңа сөйләмәсәгез дә була. Мин таулы штат – Айдаходан. Анда тагын да суыграк. Русиядә мин булган фермаларның барысында да диярлек махсус вентиляция һәм җылылык юк. Шуңа күрә тын юллары авырулары нәтиҗәсендә сыерларны гамәлдән чыгару проценты гаять югары. Хәтта тәүлегенә 25-30 килограмм сөт бирүче сәламәт сыерлар да салкын белән көрәшүгә күп көч сарыф итәргә мәҗбүр.

Озакламый “Нерал” сынау вентиляция системасы белән җиһазланган яңа сыер абзарын сафка кертәчәк. Мин бозауларның авыру-авырмавын күздә тотачакмын. Ул кимиячәк һәм барлык бокслар да шундый үрнәк буенча җиһазланачак дип уйлыйм.

Башкортстан терлекче-ләренә табышны арттырырга комачаулаган икенче мәсьәлә – кыска җәй һәм мал азыгы вакытында җыеп алынмау. Ике-өч көнгә тоткарлансаң, сусыл ризык урынына сыерларга җепселле катнашма ашатыла. Димәк, савым югары булмаячак.

Ниһаять, үзәкләш-терелгән онлайн-система кертү зарур, ул табышсыз сыерлардан арыну буенча карар кабул итү тизлеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Мәсәлән, “Нерал-Матрикс”та тиздән заманча саву системасы урнаштырылачак. Ул сыерның хәле турында көн саен мәгълүмат алу һәм авыруны башлангыч чорында ачыклап, дәвалау мөмкинлеге бирәчәк.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: