Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 16:13

Дөньяга ишек ачарга

Иске Туймазыда инвалид-балалар өчен беренче тапкыр “игелекле сәфәр” үтте

Республикада дүртенче ел рәттән “Игелекле сәфәр” чарасы үткәрелә. Аның кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны төрле предприятиеләргә экскурсияләргә чакыралар, алар белән осталык дәресләре, спорт чаралары оештырыла. Быел бу чарага республиканың алты шәһәре, шул исәптән Туймазы да кушылды. Бездә чараның кураторы итеп Елена Мөхәмәтҗанова тәгаенләнде.

Күптән түгел ишле гаиләләрдә-ге балаларга, тыл эшчәннәренә, ялгыз пенсионерларга күз-колак булган “Битараф булмаганнар” ирекле ярдәмчеләр отряды белән берлектә Елена Александровна беренче “игелекле сәфәр” чарасын үткәрде. Иске Туймазыда оештырылган бәйрәмгә Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләре, Иске Туймазы, Карат-Тамак, Горный авылларында яшәүче 15 бала чакырылды.

Тамаша инвалид кә-нәфиендә утырган Ирина Хәсәншинаның чагу һәм әсәрләндергеч чыгышыннан башланды. Ул без яшәгән дөньяның хозурлыгы турында гаять озын шигырь сөйләде. «Ничек ятлап бетергән?» – дип гаҗәпләнделәр.

Соңыннан балалар “Светофорны кем урлаган?” спектак-лен карады. Иске Туймазы һәм Туймазы 7нче мәктәбенең яшь артистлары бу чыгышларына ике ай әзерләнгән – сүзләрен ятлаган, декорацияләр ясаган. Зирәк һәм батыр Керпенең урмандагы юл-транспорт казасын тикшерүе турындагы игелекле һәм көлкеле тамаша барысына да ошады. Аеруча дүрт яшьлек Арслан Насыйровка, светофорны кем урлавына төшенеп, шундук әйтеп җибәрде ул. Әкият яхшы тәмамланды – Төлке акылга утырды, балалар исә ни өчен юлны фәкать тиешле урыннан чыгарга кирәклеген белде.

Осталык дәресе дә бик шәп үтте. Балалар кытыршы пакетларны вак өлешләр белән бизәде. Елена Александровна көяләнгән иде, әмма бар-маклары карышса да, балалар биремне “бишле”гә үтәде.

Кунакларга “Киртәләрне җиңеп” үзәге вәкиле Айгөл Әхмәтҗановадан бүләкләр тапшырылды, истәлеккә күмәк фотога төштеләр һәм артистлар сабын куыгы тамашасы бүләк итте. Балаларның, сабын куыгына әверелеп, яшел болыннар өстеннән очып китәсе килде хәтта.

Өлкәннәр һәм балалар онытылмас бәйрәм бүләк иткән өчен чараны оештыручыларга, Иске Туймазы авыл советы башлыгы Радис Вәлиәхмәтовка, “Овощевод” крестьян хуҗалыгы башлыгы Марат Гайфуллинга һәм “Кушбүләк” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мәүзир Латыйповка, “Киртәләрне җиңеп” үзәгенә, “Лемон промо-групп” җитәкчесе Резеда Ханнановага, Иске Туймазы мәктәбенең ирекле ярдәмчеләренә рәхмәт белдерә.

Хәзер Елена Мөхәмәтҗано-ва икенче “игелекле сәфәргә” әзерләнә. Инвалид-балалар белән вакытны кызыклы үткәрү җәһәтеннән фикерләрегез булса яисә нинди дә булса предприятиегә экскурсиягә алып баруда ярдәм итәргә теләсәгез, 8-927-23-83-183 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: